Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2013 елның 22 мартында "Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра. Ассоциация тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне 2011 елдан башлап уздырылып килә. Әлеге проект ярдәмендә хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләр, шәхси милеккә, варислыкка, административ һәм семья хокукларына һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр...

Түләүсез консультация көннәрендә төрле категориядәгеләр: Бөек Ватан сугышы ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар, эшсезләр, бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар, балигъ булмаган яшүсмерләр, студентлар, хәрбиләр, чит ил гражданнары һәм гражданствосы булмаган кешеләр дә эш көне буена юридик ярдәм ала алалар. Юрист-консультантлар - республика Юстиция министрлыгы, Татарстан прокуратурасы, республика Конституцион суды җитәкчеләре һәм белгечләре. Юридик ярдәм Россия Федерациясе президентының Татарстан республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе председателенең кабул итү кабинетында, Татарстан Республикасының җәмәгать палатасында, "Бердәм Россия" партиясенең шәһәр һәм районнардагы бүлекчәләрендә һәм Россия юристлары ассоциасиясенең Казан, Әлмәт , Бөгелмә шәһәрләрендәге Татарстан региональ халыкка юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк. Ул телдән консультацияләр, язмача заключениеләр формасында, шулай ук интернет челтәрендәге On-line режимында һәм электрон почталар аша башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан юридик ярдәм