Татарстанда атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә
Россия Гидрометүзәгендә илнең кайбер төбәкләрендә климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк, дип билгеләп үттеләр
Россия Гидрометеорология җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, аномаль салкын һава торышы фаразлады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Атна дәвамында Татарстанда, Башкортстанда, шулай ук Әстерхан, Саратов, Омск, Свердловск өлкәләрендә салкын һава торышы көтелә.
«Температура -20...-25 градус булачак», - дип билгеләп үтте Вильфанд.
Аның сүзләренчә, климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев