Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 990,1 мең квадрат метр торак сафка бастырылган

Социаль ипотека программасы нигезендә статистика органнарына 67 йорт (3 мең 249 фатир) буенча хисап тоттылар.

2017 елның 8 июненә булган мәгълүматлар буенча республикада 990,1 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Бу - пландагы эшнең 41,2 проценты, ягъни узган елдагыча. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән бергә видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Социаль ипотека программасы нигезендә статистика органнарына мәйданы 175,5 мең квадрат метр тәшкил иткән 67 йорт (3 мең 249 фатир) буенча хисап тоттылар. Бу программа буенча төзелә торган 144 йортның 61е югары дәрәҗәдә әзер, 28е - уртача әзерлектә, 55ендә әзерлек түбән дәрәҗәдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев