Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан халыклары съездына керәшеннәр дә чакырулы

22 апрельдә Казанда Татарстан халыклары съезды узачак. Әлеге зур вакыйганы үткәрү өстендә әзерлек эшләре башланып китте. 16 январь көнне Дәүләт Советында оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Көн темасы булып, Татарстан халыклары съездын әзерләү һәм үткәрү буенча оргкомитетның бурычларын билгеләү һәм алга таба эшлисе планнарын раслау торды. Съездны әзерләү вакытында уздырылачак чаралар һәм делегатлар сайлау тәртибе турында да сүз алыштылар. Шәһәр-районнарга, милли-мәдәни автономия, оешмаларга һәм диаспораларга делегатлар составын формалаштыру өчен квоталар билгеләнде.

Алдан "Кайбер субъектлар бүгенге шартларда үзләрендә яшәүче халыкларны җыярга батырчылык итми. Без исә үз халкыбызны җыеп, нәрсә белән шөгыльләнүебез хакында, киләчәкне ничек күрүебез турында сөйләшергә телибез", - дигән иде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук Татарстанның төп байлыгы татулык, тынычлык булуын, һәм съездда да шуңа басым ясалачагын билгеләп үтте.

Бүгенге көндә Татарстанда 173 төрле милләт яши. Шуларның 36 сының милли-мәдәни оешмасы яки диаспорасы бар. Алар барысы да Татарстан халыклары Ассамблеясы составында тора.

Татарстан халыклары съездына керәшеннәр дә чакырулы. Ун делегат исемлегендә кемнәр булачагы республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында билгеле булыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев