Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан балаларга “Артек”та ял итү өчен 332 юллама алган

Республикадан 192 бала ял итү өчен Балалар ял үзәгенә җибәрелгән инде

Татарстан “Артек” халыкара балалар үзәгендә балалар ялы өчен 332 квота алган. Хәзерге вакытта республиканың 19 шәһәр һәм районыннан 192 бала Балалар ял үзәгенә җибәрелгән инде. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов әйтте.

Спикер сүзләренчә, “Артек.балалар” автоматлаштырылган федераль система булдырылганлыктан, лагерьга балалар шәхси казанышлары исәпкә алынып җибәрелә. Аерым алганда, сайтта балалар олимпиадаларда, бәйгеләрдә, спорт ярышларында һәм социаль проектларда яулаган грамота һәм дипломнарын урнаштыралар. Әлеге мәгълүматтан чыгып, рейтинг формалаштырыла һәм шуннан юлламалар бүленә.

Быел Татарстаннан “Артек”ка юлламаларга бәйгедә уртача бер урынга тугыз кеше катнаша. Ә аерым сменаларга исә бер юлламага 30 кеше дәгъва итә, диде Фәттахов.

Фото: surfingbird.ru

"Татар-Информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев