Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташкирмәнлеләр ару суда чумылды

19 январь - Качману - керәшеннәр өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне барлык сулар, кач манылып, аруландырыла. Әлеге көнне алынган су барлык авыруларны дәвалау көченә ия була.

Бүген без, бәйрәм уңаеннан, Лаеш районы Ташкирмән авылында булып кайттык.

Иртән иртук Гурий Казанский чиркәвендә авыл халкы бәйрәм келәвенә җыелды. Служба вакытында отец Олег прихожаннар үзләре белән алып килгән суларны аруландырды. Көндезге унбер тулганда халык Крестный ход белән Мишә елгасы буена бәкедә чумылырга юнәлде. Кыю йөрәкле православныйлар авырулардан, җазыклардан төзәлер өчен су керсә, башкалар, күктән изге көч иңгән су белән, бит-кулларын юды. Авыл халкы, махсус изге су алу өчен эшләнелгән бәкедән, өйләренә арыу су алып кайтты.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Сезгә Ташкирмәннән фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Ташкирмәнлеләр ару суда чумылды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев