Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташкирмәндә уртак фикер табылмады...

Узган ел, Питрау көнне, Лаеш районының Ташкирмән авылында авыл башына куелган табыну качы (поклонный крест) кисеп аударылган иде. Бер елдан артык вакыт үтүгә карамастан, кач мәсьәләсе әле дә хәл ителмәгән. Ел буена барган аңлашылмаучылыкка нокта куяр өчен, 11 август көнне авыл халкы киңәш-табыш итәргә җыелган. Бу турыда "Азатлык" радиосыннан коллегаларыбыз...

Ташкирмән авылы халкы җыенда авыл янына кач кую мәсьәләсендә уртак фикергә килмәде. Законсыз куелган кач 2016 елның июлендә аударылган иде.

Җыен авылның мәдәният йортында үтте. Анда 50ләп кеше катнашты.

Чыгыш ясаучылар арасында кач кую кирәк дип тә, кирәкми дип белдерүчеләр дә булды. Раиса Киселева җыенда авыл халкы исеменнән хат белән чыкты. "60 кеше каршы. Без юл чатында 6 метр биеклектәге кап-кара төстә кач куелуга каршы. Аны беренче тапкыр куйганда халык аптырашта калды. Ул вакытта качны халык белән киңәшмичә, төнлә, кача-поса куйдылар. Аллага табыныр өчен безнең бик матур чиркәвебез бар. Элек-электән безнең авыл тирәсендә мондый күренеш күзәтелмәгән. Хәзер бер белмәгән чит кешеләр килде дә, үзләре теләгәнне башкара. Әмма авыл халкы, ни теләсәң шулай итә торган көтү түгел.

Без хәзерге атакай эшеннән дә канәгать түгел. Атнага бер Казаннан авылга кайтып, чиркәүне 15 минутка ачып, чаң кагып китү - аның бөтен эше. Асылда ул халыкта христиан динен таратырга тиеш",- диде Киселева. "Качны кая кую мәсьәләсе дә ачык кала. Авылга кергән җирдәме, әллә чиркәү янындамы - бу ягы да хәл ителмәгән",- ди Ташкирмәннең мәдәният хезмәткәре Валентина Казанбаева.

Тавыш бирү 17 августка кичектерелде. Җыенны авыл җирлеге башлыгы Виктор Кармачев алып барды.

Ташкирмән авылы священнигы Виталий Беляев чыгыш ясап: "Владыка Феофан кач аударучы Петр Кузнецовны, былтыргы гамәлләреннән соң, мондый хәл башка кабатланмас дип, гафу итте. Әмма ул халыкны кач куюга каршы өндәвен дәвам итә",- диде.

Ташкирмәндә кач 2016 елның 12 июль төнендә куела һәм бер тәүлектән соң аны эшмәкәр Кузнецов аудара. "Азатлык" радиосына Кузнецов бүгенге хәлләрдән соң авылга карата гайрәте чигүен әйтте.

"1998 елда үз коллективым белән мин авылда чиркәүне салып чыктым. Ул вакытта без аны бәйрәм ясап тантаналы рәвештә ачтык, болай качып-посып төнлә эшләнә торган эшләр булмады. Чиркәүгә атакайлар килә дә китә ул. Үзем Аллага ышанам, әмма чиркәүгә йөрмәячәкмен. Былтыр качны кисеп аудардым. Җинаять эше кузгаткан булдылар. Әмма качны начар куйганнар иде, мин аудармасам, берәр баланың өстенә төшәр иде ул. Әмма ул закон нигезендә урнаштырылмады, шуңа күрә җинаять эшен яптылар.

Мин бу авылда суын, газын, юлын, мәктәбен, медпунктын, клубын төзеттем, ә мине кач аударганда гына яманлап искә алалар. Гайрәтем кайтты бу авылдан. Кач кую начар гамәл түгел, әмма аны кешечә эшләргә кирәк.

Бу атакайдан булмый. Бу гамәл алай түгел, ә матур итеп сөйләшеп эшләнергә тиеш иде. Кач кую күңелгә хуш килми. Менә дигән чиркәү бар. Анысына да йөрүче юк әле. Кач куеп кына халыкны дингә җәлеп итеп булмый. Кач урнаштыру җире дә икеле. Ул кеше җире. Аннан рөхсәт бар, әмма ул җирләр авыл хуҗалыгы җирләренә карый, анда корылмалар ясау тыелган. Әмма бу мәсьәлә җиңел хәл ителә инде хәзер",- ди Петр Кузнецов.

Кач аударылгач "Азатлык"ка Лаеш районы башкарма комитеты сүзчесе Рәсим Х аҗиев: " Кач кую өчен Татарстан митрополиясеннән дә, райондагы дини оешмадан да бернинди рөхсәт алынмаган. Кач кую артыннан авыл побы Виталий Беляев йөргән, әмма беркайдан да рөхсәт алмаган. Әлеге хәл башбаштаклык буларак бәяләнә. Алар халыктан имзалар җыйдык дип әйтәләр. Мондый очракларда, алай эшләнергә тиеш түгел, ә халык җыены узарга тиеш. Кач кую өчен җирле үзидарәдән дә бернинди рөхсәт алынмаган. Авыл хакимияте кач куюны белми дә калган",- дигән иде.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Редакциядән:

Безгә билгеле булганча, 17 август көнне авылда узасы җыен әлегә билгесез срокка кичектерелгән. Җитәкче органнар тәкъдиме буенча, авылда бу мәсьәлә буенча референдум үткәрергә телиләр. 6 метрлы кач әлегә чиркәү территориясендә ята, аны чистартып, алтын төсенә буяп куйганнар. Күп бәхәсләр чыгарган табыну качы тиз арада үзенең "дөрес" урынын табар, дип өметләнәләр Ташкирмәндә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев