Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамчыдан күл җыела

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылы халкы үз көчләре белән чиркәү күтәрә. Бу изге эшкә бергәләшеп ярдәм итсәк иде.

Арулармысыз, "Туганайлар"!

Без, авылыбыз белән, зур эшкә тотындык. 2015 елның октябрь аенда Олы Тәрбиттә Казан Епархиясе рөхсәте белән яңа чиркәүгә фундамент салынды. Иман йортын төзүдә барлык авыл халкы, хәтта, җитмеш яшьтән узган әбиләр дә кулларыннан килгәнчә булыша.

Олы Тәрбитнең иске чиркәве дә 1898 елда, халыктан җыелган акчага төзелә башлый. 1901 елның июнь аенда, Тройсын бәйрәмендә изгеләндерелә. Шуннан бирле, авылыбызның престол бәйрәме дә Тройсын булып калган. Беренче священник Никита Камиссаров келәүләрне үзебезчә алып барган. Үлгәннән соң, ул чиркәү бакчасына күмелгән.

1913 елдан алып 1965 елга кадәр Тройсын көнне авылда язгы ярминкә үткәрелгән. Соңгы дүрт елда ярминкә һәм авылның туган көне яңадан уздырыла башлады. Авылыбызны тагын "Базарлы Тәрбит" дип тә атыйлар, 1970 елларга кадәр атнаның һәр вторнигы бездә "базар көне" була иде.

Авылның бу чиркәве 1935 елга кадәр эшли. Совет чорының салкын җилләре чиркәүгә кагылмый узмый - священник Александр Алексеев авылдан китеп котыла. Ярдәмчесе Семен Чернов кулга алына, төрмәдә үлә. Чиркәү бинасы 72 ел буена башлангыч мәктәп итеп кулланылды. 2007 елда гына, яңа башлангыч мәктәп төзелгәч, иске чиркәү бинасы дин тотучыларга кайтарылды.

Иске чиркәү бинасында һәр атнада, дини бәйрәмнәрдә службаларны Турминский, Олы Тәрбит чиркәүләре настоятеле отец Николай Ермолаев үткәрә. Чиркәү күптәннән ягылмый, нигезләре дә беткән инде.

Авыл җыенында Олы Тәрбит халкы яңа чиркәү турында хыяллана, дигән сорау куйдык. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безнең теләкне хуплап алды. Ике ел эчендә булачак иман йортының стеналарын күтәрүгә ирештек.

Төзү эшләрен авыл егетләре - Алексей Кошкин бригадасы башкара. Бу изге эшкә авылдашлар - беребез дә битараф түгел. Чиркәү тиенләп җыелган халык акчасына күтәрелә. Читтә яшәүче авылдашлар да булышалар. Авылдашыбыз Радик Драндров чиркәү счетына 100 мең сум кертте, 5-10 мең сум бирүчеләр дә бар. Шулай ук, Кайбыч районы исполком җитәкчесе Алексей Макаров, мөселман кардәшләр: район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, Зәй каласыннан Дамир Шәрәфиев, Чути авылыннан Илшат Низаметдинов, Ирек Гыйльфановлар да төзелешкә зур булышлык күрсәтәләр.

Башланган эш - төгәлләнгән эш, ди халык. "Туганайлар" газетасы аша, якташларга, читтә яшәүче авылдашларга, керәшен карендәшләргә мөрәҗәгать итәм. Авылыбыздагы иман йортын төзергә ярдәм итүчеләр табылса, без бик бәхетле һәм рәхмәтле булыр идек. Уртак тырышлык белән, хыялларыбыз тормышка ашса иде.

Василий Уткин. Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы

Акча күчерү өчен банк реквизитлары:

Местная православная религиозная организация приход церкви Святой Троицы с.Турминское Кайбицкого района РТ Казанской епархии Русской Православной Церкви (Московский Патриархат)

Банк получателя: ПАО «Ак Барс» Банк г. Казань

БИК: 049205805

Кор.счет: 30101810000000000805

Рас. счет: 40703810301150090270

ИНН: 1621002884

КПП: 162101001

ОКТМО: 92629460

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев