Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Талпанга калкан кирәк

Ниһаять, җылы көннәрне дә көтеп алдык. Тирә-як яшелләнде, чәчәккә күмелде. Ә күңелләр тизрәк хәтфә болыннарга, үпкәләрне киңәйтә торган саф һавалы урманнарга ашкына. Ләкин ямьле җәй башыннан ук безне табигать кочагында да, бакчаларда һәм хәтта шәһәр уртасындагы ял паркларында да искәрмәстән куркыныч сагалый. Талпаннарның (урман бете) хәзер иң ач мәле. Алар,...

Талпан энцефалиты - үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыру.

Авыруның беренче билгеләре 7-12 көннән соң, кайчакта 1 айдан соң гына беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә, кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыруның сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар.

Иң яхшы чара - саклану, чөнки авыру өчен бик кыйммәт түлисе. Табигатьтә ял итүче россиялеләргә Роспотребнадзор гади генә саклык чаралары күрүне киңәш итә:

  • табигатькә чыкканда тәнгә сыланып торган кием кияргә;

  • чирәмгә утырмаска һәм ятмаска, талпан киемгә ябышып һәрчак өскә үрмәли;

  • талпанны куркыта торган препаратлар (репеллентлар) кулланырга, алар аптекаларда һәм супермаркетларда бар;

  • һәр 10-15 минут саен үзегезне, киемегезне, талпан качардай яка асларын, җөйләрне тикшереп, кагынгалап торырга;

  • йөреп кайтканнан соң, йорт хайваннарын карарга;

  • иң яхшысы - прививка ясату. Аның тәэсире гамәлдә шунда ук башлана, ә ныклы иммунитет ике атнадан соң барлыкка килә;

  • әгәр дә талпан кадалган икән, тиз арада поликлиникага яки травмпункта мөрәҗәгать итәргә;

  • талпанны алган булсагыз, һичшиксез, тикшерүгә тапшырыга кирәк.

  • Талпан явы аеруча куркыныч булган Татарстанның 30 төбәге - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Ленининогорск, Менделевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Түбән Кама, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Ютазы районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре. Быел Россиядә планлаштырылган 130 мең гектар мәйданның 128 мең гектары талпаннарга каршы махсус эшкәртелгән. Бу - узган елга караганда 30 процентка күбрәк мәйдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев