Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табигать баласы

Татарстанның халык артисткасы Елена Бичарина туган көнен каршылый

"Мәктәптә укыганда геолог булырга хыялландым, - дип искә ала ул. - Университетка конкурстан узмагач, авылга кайтырга оялдым. Җирдә казынасым, нефть табасым килгән иде, авыл баласы бит...

"Кожсырье" заводына эшкә урнаштым. Тиреләр эшкәртәбез, күн ясыйбыз. Мин эш арасында гел үзалдыма җырлап эшлим икән. Якташым, Сания апа Елгушова "Лена, кайчан укырга керәсең инде?" - ди. Баксаң, мин аларга ял вакытында черем итеп алырга да бирмим икән... Бер көнне шул Сания апа белдерүле гәзит күтәреп килгән. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчылар җыялар, ди. Безнең бригада мине шул конкурска җибәрергә карар кылды.

150 егет һәм кыз, 3 көн буена имтихан тоттык. Ниһаять, 5 кешене алдылар: Рәмзия, Фәрит, Наилә, Шамил һәм мин! "Нинди тональностьтә җырлыйсың?" - дип сорау бирәләр. Мин андый сүзне ишеткән кешеме? "Нәрсә соң ул?" - дип сорауларына сорау белән җавап бирдем. Конкурстан узган башка коллегаларым барысы да музыкаль белемле, "до" белән "соль"нең нәрсә икәнен беләләр. Менә шулай итеп, мин,
табигать баласы, иҗат дөньясына кереп киттем.

Гастрольләр өчәр ай, вагоннарда яшибез. Ижевскидан алып Иркутскига кадәр, "от звонка до звонка" 20 ел эчендә бөтен илне айкап чыктым. Иң беренче чит илгә чыгуыбыз - Туниска бару булды. Аннан инде Италия, ФРГ, Югославия, Венгрия, Синегал, Ирак... Элек Россиядә безнең кебек коллективлар чит илләргә йөрмәде, - ди Елена Исмагиловна. - Юлны без ачтык, аягыбыз җиңел булгандыр. Юкка гына "Татарстанның визит карточкасы" димәделәр безнең ансамбльне."

Елена Исмагиловна бүген дә иҗат белән актив шөгыльләнә. Әле күптән түгел генә Питрау көннәрендә Елена Бичарина Җөридә, Келәтледә, Бөрешледә гөрләп торган матур тавышы белән халыкны кинәндергән. Кунып сайрар талларың тирбәлеп торсын, иҗат чишмәңнең суы тулып торсын, җырчы сандугачыбыз.

Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев