Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табиб почмагы

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга өр-яңа "Табиб почмагы" рубрикасын тәкъдим итәбез. Монда, 30 ел буе терапевт булып эшләгән медицина белгече, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге члены Ринат Николаевич Архиповның чирләр хакында проза белән язылган шигырьләре урын алыр. Һәртөрле авыруның башы нәрсә? Микроб, инфекция, әлбәттә. Авыруларга күчәр алдыннан, аларны китереп чыгаручы...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Сезнең игътибарыгызга өр-яңа "Табиб почмагы" рубрикасын тәкъдим итәбез. Монда, 30 ел буе терапевт булып эшләгән медицина белгече, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге члены Ринат Николаевич Архиповның чирләр хакында проза белән язылган шигырьләре урын алыр. Һәртөрле авыруның башы нәрсә? Микроб, инфекция, әлбәттә. Авыруларга күчәр алдыннан, аларны китереп чыгаручы микробларның асылы белән танышыйк.

Микроб
Микроб дибез...
Җиребезгә
Беренче булып алар
Биш миллиард ел элек килгән.
Алардан соң үсемлекләр,
Ә соңыннан - җанварлар.

Аннары шуны да аңла:
Иң күбе Җирдә - алар.
Күрмибез генә аларны,
Чөнки алар бик ваклар.

Мәсәлән, бер тамчы суда
Берничә миллион алар.
Бер грамм туфракта исә
Инде берничә миллиард -
Менә күпме микроблар!

Бел, аларны күрер өчен
Җайланмалар бар төрле -
Микроскоп дип аталалар -
Гадие, электронлысы да
Йөри кайчаннан бирле.

Шуңа күрә күп микроблар
Билгеле инде күптән:
Ноктасыманнары - кокклар.
Ләкин аларның да әле
Төрлеләре бар икән.

Чылбырсыман берәм-берәм
Урнашкан булса алар -
Стрептококк дип аталалар,
Йөзем тәлгәшедәй булса,
Димәк, стафилококклар.

Икешәр урнашканнары -
Диплококк дип атала...
Кокклардан тыш бар бит әле
Зур төркем - таякчыклар.
Латинчасы - бацилла.

Өтерсыманы - вибрион,
Исеңдә тот вабаны!
Өченче төр - спиральсыман,
Спирохета дип атала.
Сифилиста бар "даны".

Бел, тагын бер зур төркем бар,
Анысы инде вируслар.
Алар тагын да ваграклар,
Электрон микроскоп аша
Күренәләр бу "дуслар".

Күзәнәкләрнең эченә
Кереп үрчиләр хәтта.
Кешелеккә бик куркыныч
Әкәмәт зәхмәт китереп
Чыгаралар гадәттә.

Ләкин бар шундыйлары да,
Алар китерми зарар.
Киресенчә, без аларсыз
Җирдә яши алмас идек,
Моңа да ит игътибар.

Әмма бүген сүзем минем
Патогенлыларда тик -
Чир китереп чыгаралар!
Шуның өчен алар белән
Бераз танышып китик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев