Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сыйлы көнең сыер белән

Зәй Нефть базасы бистәсендә мал-туар асрап гомер кичерүче карендәшебез Нина Герасимова турында "Зәй офыклары" газетасының сайтында мәкалә бастырылып чыкты

Агымдагы җәй ахырында Кадер авылында янә 26 хуҗалыкка саву аппаратлары  тапшырылды. Аппарат алучыларның иң өлкәне - 70 яшьлек  Нина апа  Герасимова. Ул шәһәребезгә терәлеп торган Нефть базасыннан: хуҗалыгында өч сыер асрый. Һәр көн иртән төянеп базарга ашыгучы кечкенә буйлы, бөтерчек кебек Нина апа шәһәрдәшләргә яхшы мәгьлүмдер

- Аппарат өчен  район җитәкчелегенә рәхмәтлемен, юбилеема бүләк булды ул. Дөнья рәхәте хәзер, сыерларымны тиз генә савып  куям, - ди тынгысыз җанлы апа.

Ялгызы гомер итеп, яше олыгая барса да, сыерларыннан аерыласы килми аның.

- Үз хуҗалыгың белән яшәп ничек инде сыер асрамыйсың! - ди ул, әлеге шөгыленә бер дә җиксенмичә.

Эшкә үҗәт җан иртән-иртүк сыерларын савып, аны эшкәртеп, ялт итеп “эш урынына” килеп баса. Аның ризыкларын замут эчендә алып бетерәләр. Димәк, җитештергән продукциясе сыйфатлы. Без аның белән аралашканда даими клиенты килеп, берничә төр продукциясен алып китте.

- Нина ападан еш сөт һәм сөт ризыклары алам, ул аларны җиренә җиткереп әзерли. Аннан ул  ягымлы йөзе һәм җылы сүзләре белән культуралы хезмәт күрсәтә, - ди Али Искәндәров.
Ул да булмады бер апа: Нина, иртәнге сөтең булса бир әле, сөтле чәй эчеп алсам йөрәккә ял була”, - дип аннан сөт алып китте.

Нина апа үзе кебек сатарга килүчеләр йомыш белән киткәндә алар продукцияләрен дә сатып җибәрә. Бер-береңә шулай булышу зарур, базарның үз кануннары бар бит.

Зәйгә яшәргә килгәннән бирле сыер малы асрый Нина апа. Тумышы белән Түбән Кама районының Зур Аты авылыннан ул. Зәйгә Нефть базасына эшкә килеп, биредә кочегар булып эшли. Ир-ат эше дип тормый, хезмәтен намус белән тырышып башкара. Коттедждан яшәү урыны бирелә. Һәм шул көннән ул хуҗалыгында сыер асрый.

- Нефть базасы оешмасы җитәкчесе  Гыйльфан Хәбибрахмановка рәхмәтлемен, ул безне мал асрарга өйрәтте, терлек азыгы белән тәэмин итүдә дә булыша иде, -дип җылы итеп искә ала ул элекке җитәкчесен.

Элегрәк мал асрау җайлы булган аңа, хәзер ялгызы күпләп сыер асраган кешене ике йөрәкле дими - ни дисең!

- Зуррак эш булганда улым Алик булыша, тик ул еш ерак юлда булучан, - ди Нина апа.

Аның хуҗалыгында кәҗәләр дә бар әле. Алар сөте минутында кулланучыга китә икән.  Шул рәвешле, Нина апа көне буе эш белән мәшгуль. Кыскасы, авырырга   вакыты юк.

Ә менә үзендә ниндидер дәвалау көче бар аның. Сөяк, кул чыгуларны урынына утырту осталыгына ия ул. Үзенчә шифалы догалар белән сылый торган хирыслыгы да юк түгел. Терлек асрагач, бу шөгыльләргә вакыты юк әлегә.

Шәһәр тирәсендә яшәсә дә, сыер малы асрау аның канында, җанында: ул башкача булдыра алмый. Нина апа кебек мал җанлылар күбрәк булса иде....

"Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова

Фото: "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев