Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәктә “Керәшен җорты” дип исемләнгән авыл музее ачылды

19 апрель көнне Сәйтәк авылында тагын бер истәлекле вакыйга - куптармаклы үзәктә "Керәшен җорты" дип исемләнгән авыл музее ачылу тантанасы булды.

Тантанага авылыбызның үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган авылдашларыбыз җыелды. Мәртәбәле кунаклар килүе кичәгә тагын да тантаналы төс бирде.

Музей бүлмәсе керәшен халкының тормыш-көнкүрешен тасфирлаган экспонатлар белән җиһазландырылган. Килгән кунаклар озак вакыт кына, хәйран калып, бүлмәдәге экспонатлар белән таныштылар.

Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. кунакларны сәламләп, «Керәшен җорты» музее ачуның максатлары белән таныштырып, «Үзенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк» дип, азсызыклады. Авылдашыбыз, филология фәннәре кандидаты, доцент Костенко В.А. керәшен халкының килеп чыгуы һәм авылыбызның тарихы белән таныштырды. Ун ел дәвамында җирле шагырь М.Гимазетдиновның музеен җитәкләгән (ләкин ниндидер сәбапләр аркасында ул музей хәзер инде таркатылган), өч китап авторы, Бәзәкә авылының мөхтәрәм ветеран укытучысы Мөхетдинова Р.М. Сәйтәк авылы укытучыларының мәгариф өлкәсендә тоткан урынннары белән таныштырды. Музей оештыручыларга үзенең киңәшләрен бирде. Менделев каласы Музей директоры Мещерякова Е.Ю. үзенең чыгышында авыл турында без белмәгән мәгълүмәтләр белән таныштырып, халыкны шаккаттырды. Әле Сәйтәктә өйрәнәсе өлкәләр бик күп икәнлеген санап китеп, музейның беренче документы - Сәйтәк авылының рәсми паспортын тапшырды. Килгән кунакларның истәлекле бүләкләре музейның киштәләрен тагын да тулыландырды.

Районның Культура бүлеге җитәкчесе Шиапова Е.В., Бәзәкә җирлеге башлыгы Мухаметзянов Р.Н. авыл клубының эшчәнлегенә уңай нәтиҗә ясап, музей эшендә уңышлар теләделәр.

Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Фәрхетдинова Р.С. клубның бу юнәлештә эшчәнлегенә тукталып, чаралар уздыру өчен тагын бер юнәлеш булдырылун искәреп китте. Тантананы авылыбызның «Ләйсән» балалар бакчасы балалары һәм укучылар көче белән әзерләнгән "Олы көн" бәйрәме күренеше тәмамлады.

Кичәне тәмамлап, Гизатуллина Я.Г. килгән кунакларга рәхмәтен белдереп, музей эшенең киләчәккә планнары белән таныштырды. «Бергә- бергә ярдәмләшеп эшләгәндә генә, ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Музейның ишекләре ябылып тормыйча, авылыбызның тарихи үткәнен, ихтирамга лаеклы халкын киләчәк буыннар белеп, өйрәнеп үссеннәр иде. Бу тарих буыннан буынга мирас итеп тапшырылсын иде" - диде. Музейны бүгенге халәтенә ирешүдә ярдәм иткән авылдашларга зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев