Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сыныкка сылтау эзләмәгәннәр

Зәй районы Керәшен Мәлеме авылында, батюшка чакырып, соборование үткәрделәр.

Иске чиркәү бинасы инде күптәннән ташландык хәлдә, анда службалар алып барырлык түгел. Ремонт эшләре күпмедер күләмдә башкарылган да, акча булмау сәбәпле, бөтенләй тукталып калган. Инде нишләргә? Ничек җазык әйтергә, өлеш алырга, собороваться итәргә? Авылда Ходай бойрыклары буенча яшәүчеләр, Олы уразаны тотучы өлкән кешеләр байтак. Аларның әллә кайдагы ерак чиркәүләргә барырга хәлләреннән килми. Натуш түти Уразайкина, Әлмәт шәһәрендә эшләүче священник отец Александр белән элемтәгә кереп, аны соборование ү ткәрергә үз өенә чакырган. Батюшка әлеге чакыруны шатланып кабул иткән. Үзе дә керәшен йолаларын сеңдереп үскән кеше буларак, Зәй керәшеннәренең дини уянуларын күрү - аның өчен икеләтә шатлык, ди Сыныкка сылтау эзләмәгәннәр отец Александр.
Натуш түтинең иркен өенә мәлемлеләр генә түгел, күрше Федоровка авылыннан да килүчеләр булды. Ике дистәдән артык кеше җазык әйтеп, өлеш алып, собороваться итеп, Ходайның бәхиллеген сорады. "Гомерләрендә бер тапкыр да чиркәүдә булмаган, җазык әйтеп карамаган кешеләр дә бар бит. Алар өчен мондый келәү - аеруча сөенечле. Натуш түтигә, аның кызларына зур рәхмәт. Священник китертеп, күпме кешенең күңелен тазарттылар", - дип, кунакчыл Натуш түтигә олы рәхмәтләрен җиткерде Федоровкадан Палый түти Дятлова. Лиза түти Осипова да: " Үз телеңдә җазык әйтеп, күңелне аруландыру - моңарчы кичергән куанычларымның иң зурысы булды", - дигән сөенечләре белән уртаклашты. Чиркәвебез юк, батюшкабыз юк, дип, сыныкка сылтау эзләмәгәннәр Мәлемдә. Теләгәннәр килеп, керәшенчә үгет тыңлап, к үңелләрен тазартып китте. Ходай теләкләрен кабул кылсын!
Натуш түти оныкчыгы белән
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев