Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Свияжск утраучыгында “Бәрмәнчек бакчасы” чәчәк атты

Бүген, 10 сентябрь көнне, Свияжск шәһәр-утраучыгында "Вербицы сад" - "Бәрмәнчек бакчасы" I республика керәшен православ культурасы фестивале гөрләде.

Барлык карендәшләрне керәшеннәрнең йөзек кашы булган "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле үз "бакчасына" җыйды.

Бер шигебез юк - бу зур вакыйганы оештырырга Ходай үзе булышты. Синоптиклар яңгыр фаразласалар да, аның бер генә тамчысы да Җиргә төшмәде. Калын болытларны тарата-тарата кояш елмайды. Табигатьнең начар һава торышы булмый, диләр. Чыннан да, көзгә авышкач, җилләр бераз кырыслана инде ул. Утрау булгач, бигерәк тә сизелде аларның салкыны. Шөкер, бәйрәмнең ямен алмадылар. Тарихи, изге, матур урыннар күп Свияжскта. Мәһабәт чиркәүләр, храмнар. Чәчәкләрнең ниндие генә юк - алы, кызылы, зәңгәре, сарысы... Уттай янып утыручы миләшләр... Өлгергән җиләк-җимешләр... Ә һаваларда ак күгәрченнәр йөзә... Тирә-якта үзәкләргә үтеп керүче чаң тавышлары, Алланы данлаучы иман җырулары яңгырый. Шушыдыр ул, Оҗмах бакчасы!..

Фестиваль беренче тапкыр гына уздырылса да, Татарстаннан гына түгел, Россия буенча да катнашучылар күп килгән иде. Чиләбе, Самара өлкәләреннән килгән олы яшьтәге түтиләрдән кала, республиканың төрле районнарыннан балалар коллективлары да фестивальдә иман җырулары җырладылар. Һәрбер якның үз көе, сүзләре, ләкин алар барысы да Алланы зурлый, данлый. Бүтән беркемдә дә булмаган, уникаль җырулар яңгырады бүген. Катнашучыларның барысына да Диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Самара өлкәсеннән "Натукай" ансамбле

"Бәрмәнчек" ансамбле егетләре һәм кызлары - фестивальнең хуҗалары - бәйрәмнең иң матур бизәкләре. Аларның иман җырулары күңел кылларын тибрәтә, биюләре йөрәкләрне җилкендерә.

 

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укырсыз. Фестивальдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Видеода "Бәрмәнчек бакчасы" фестивале гимны

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев