Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Суларында бар”, димәсеннәр

Тормыш өчен әллә ни кайгырмаган, төптән уйламый торган кешеләр турында: "Аларның авылларының суында бар инде", - дип, критика белдереп куялар. Чыннан да, әллә шулай микән? Һәр районда, ничектер, "җиңелрәк акыллы" авыллар бар. Андагы халыкның бөтенесенә карата ук булмаса да, гомумән алып, авылына карата шулай әйтеп була. "Авыл халкының акылына сулары йогынты ясый", - дип, борынгылар юкка гына әйтмәгәндер

Керәшен халкы, дигән уртаклыгыбыз булса да, һәр авыл халкы бер-береннән аерыла. Кайсыбер авылларны бик усаллар, дип бәяләсәләр, безнең Пидәр халкын ягымлы, киң күңелле дип йөртәләр (бик үк тыйнак яңгырамаса да, башкалар биргән бәя бу!). Кызлар мәсьәләсенә килгәндә, якын-тирәдәге Мәлем, Баграж, Сарсаз-Баграж, Ләке, Аланнарны безнекеләр белән чагыштырсаң, Пидәрнекеләрнең әллә ни аермасы юк кебек. Тик безнең кызлар болай җырлый:

Минем сөюләрем көчлерәктер,

Бизмәннәргә салып үлчәсәң, -

ди. Димәк, алар башкалардан артыграк итеп, ярата, сөя беләләр. Мондый сөю каян килә соң? Минем уйлавымча, суларыбыздан килә.

Пидәрне төрле яктан уратып алган, 1-2 чакрымга сузылган урманнар, авылны урталай бүлеп агучы инеш, яр астындагы чишмәләр, шомырт, алмагачлар җырга-моңга бай булган кызлар күңелен хисләргә баетып тора торгандыр. Безнең авылны тирә-якта чишмә-суларга иң бай авыл, дисәң, дөреслеккә туры килә. "Авылыгызның суы үзенә тарткандыр инде, аулак өйләргә 20 чакрым араны җәяүләп килә идек", - дип сөйли Ләкедән килен булып төшкән әбиләр.

Пидәр тирәсендә 14 чишмә чыга. Сулары һәрберсенеке дә тәмле булса да, аларның өчесенә генә чәчәүник куелган. "Иң шифалы су - тал тамыры астыннан кыйблага карап акканы", - дигән борынгылар. Нәкъ менә шундый чишмәләребезнең суын Казан лабораториясендә тикшергәч, аларда минераль тозларның әзрәк булуы, суларының тәмлерәк һәм чистарак булуы ачыкланган.

Безнең организмның 65-70 проценты судан тора. Кан составында 80 процент су бар. Су эчмәсәң, йөрәк кага башлый, күңел болгана, тын алуы авырлаша. Чөнки кан куера. Су җитешле булмаса, йөрәккә канны әйләндереп йөртү кыенлаша. Һава температурасы 30 градустан артканда, көненә 3 литр, 25 градуста - 1,9 литр, 20 градуста - литр ярым, 10 градус булганда - 1,3 литр, ә 4 градус тирәсендә 1,2 литр су эчәргә киңәш ителә.

Су планеталар белән дә бәйләнешле. Аларның ниндидер почмак ясап торуы вакытында кеше акылы үзләштермәслек хәл була. Бу көннәрдә бөтен җир шарында, күпме генә сакласаң да, бозылмый торган "тере" су барлыкка килә. Православие динендәгеләр Качману йоласын менә шушы вакытка туры китереп үткәрәләр. Аруландырылган су күз тиюгә, төрле бозымнарга, кара көчләргә карата ышанычлы саклану чарасы, дип йөртелә. Бик күп чирләрне дәвалаганда да качману суыннан файдаланалар.

Әкиятләрдә сөйләнгән "тере" һәм "үле" сулар - тормышта бар нәрсә. Үле су яраларны тазарту, эч киткәндә, дезинфекцияләү өчен кулланыла. Тере су чирләрдән арындыра, яшәргә көч бирә.

Һәрбер организмның йокы сәгате, актив чагы булган кебек, чишмә-коеларның да билгеле бер вакытта тере, үле, нейтраль сулары була. Иртәнге сәгать 3 тән 5 кә кадәр, 9 дан 12 сәгать 40 минутка чаклы, 15 сәгатьтән 16 сәгать 20 минутка, кичке сигезенче яртыдан 9 га кадәр тере су ага. Үле су төнге сәгать 12 дән 2 сәгать 59 минутка кадәр, аннан 5 тән 8 сәгать 59 минутка чаклы, 12 сәгать 41 минуттан 14 сәгать 59 минутка тикле, 21 сәгать 01 минуттан 22 сәгать 59 минутка чаклы ага. Калган вакытта су нейтраль хәлендә тора.

Мең еллар буена тупланган белем, төрле иманнар ярдәмендә дәвалаучылар суның структурасын уңай яки кире якка үзгәртеп, кирәкле программа бирә.

Нардуган вакытында үткәрелә торган йолалар нигезендә, суга карап, вакыт буенча хәрәкәт итеп, нинди кешегә кияүгә чыгасыңны, бу дөньядан кайчан китәсеңне һәм башкаларны белеп була. "Аларның суларында бар..." дигән бәяне халык юкка гына әйтмидер. Чишмә, кое суларын ташыганда, сәгать стрелкаларына карарга, тере су аккан чакта гына, чиләкләрегезне тутырырга кирәклекне исегездән чыгармагыз. Юкса, сезгә карата да: "Аларның суларында бар (җүләрлек билгесе - В.В.) дип, үзегезгә "иләс-миләсләр" бәясе бирерләр.

Василий Васильев,

Зәй районы Федоровка авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев