Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субашта Тройсын бәйрәме гөрләде

4 июньдә Теләче районы Субаш авылында Тройсын бәйрәме гөрләде.

Агачлар тулысынча яфрак яргач үткәрелә торган бәйрәм онытылмас язгы матур бәйрәм булып истә кала. Өстәвенә, Камал театры артисты Олег Фазылҗан кебек сәхнә остасы алып барса, ул аеруча күңелле килеп чыга. Быел да шулай булды. Олег үзе генә чыгыш ясап калмады, башкаларны да мәйдан уртасына җыеп, биетте, җырлатты.

Көн салкын дип тормадылар, бирегә килүчеләр рәхәтләнеп күңел ачты. Шуңа күрә дә әлеге бәйрәм чикләрне белми. Бирегә керәшеннәр белән башка милләт кешеләре дә, шул исәптән татарлар да, бик теләп килә, бер гаилә булып бәйрәм итә.

Фәнил Нигъмәтҗанов

"Теләче Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев