Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субашта "Зәкәрия" зур концерт куячак

16 декабрь көнне Теләче районы Субаш авылына Казан шәһәреннән "Зәкәрия" ансамбле зур концерт программасы белән киләчәк.

Бу коллективка консерваторияне тәмамлаган һәм әле дә шунда укучы студентлар тупланган. Ансамбль халык җыруларын, көйләрен башкара, аларны популярлаштыру өстендә зур эш алып бара.

"Зәкәрия" коллективындагы Казан дәүләт консерваториясе студентлары быел җәй Теләче районының Субаш, Тәмте, Карабаян (Колбагыш), Мирәтәк, Алга, Петровски авылларында, Геннадий Макаров җитәкчелегендә экспедициядә булып кайткан иде. Ә хәзер консерваториянең чыгарылыш студентлары белән берләшеп, матур концерт әзерләп кунакка килергә җыеналар.

Концерт программасына Идел буе халыклары мәдәнияте белән берлектә керәшеннәрнең җырулары, экспедиция вакытында тупланган, көй-моңнар кертелгән. Үз авылларыгызның матур җыруларын профессионаллар башкаруында ишетергә, вакытыгызны файдалы үткәрергә, җан рәхәтлеге алырга телисез икән, бу матур концерттан читтә калмагыз!

Чара Субаш авылының мәдәният йортында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев