Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Субаш авылында Нардуган бәйрәмен ничек уздыралар? фото

Рождество бәйрәменнән соң халкыбызда Нардуган көннәре башланып китә

Һәр кич, Качману көненә кадәр, таркау киемнәргә киенеп, битләрне яулык белән каплап нардуганчылар йөри башлый. Халкыбызның бу кызыклы йоласы, кызганыч, бүгенге көндә сирәк-мирәк авылларда гына сакланып калган. Теләче районы Субашы бу йоланы бүгенге көнгәчә үтәп килүче авылларның берсе булып тора. Бу хакта Субаш авылы клубы директоры Татьяна Романова сөйли:

“Элек Нардуган ун көнләп дәвам иткән. Хәзер алай түгел инде. 7 январь көнне елда авыл кешеләре өчен зур бәйрәм оештырыла. Иртән балалар Салавут әйтеп, акча җыя. Көндез авыл халкы җыелып, Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә таудан шуа, бар мәшәкатьләрен онытып, күңел ача. Кичен нардуганчылар һәрбер йортка кереп хәер җыеп йөри.

Шуннан соң бераз гына вакытка авылда тынычлык урнаша. Бары тик 13-14 январь көннәрендә генә кабат нардуганчылар йөри башлый. Ул көннәрдә һәрбер өй хуҗасына кереп нардуганчылар кыскычлар, ястуннар, себерке һәм башка нәрсәләр сатып йөриләр. 13е көнне чыршы янында зур бәйрәм оештырыла.”

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев