Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәрдә кызлары булдыралар!

8 апрельдә Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында "Ягымлы яз" керәшен гүзәллек конкурсы булды.

Кызлар ике төркемгә бүленде. Олылар төркемендә Катя Максимова һәм Марина Ермолаева, ә кече төркемдә Регина Мухина, Марина Морозова, Оксана Ермолаева һәм Мария Ермолаева үзара көч сынашты. Иң беренче кызлар үзләрен төрле яктан ачып, күрсәтеп бирделәр. Керәшен халык җырлары, биюләре дә бик оста башкарылды. Танылган керәшен язучылары, җырчылары, уен - йолаларына караган конкурста кызларның тапкырлыкларын күрдек. Айдар Маннапов һәм Мухина Марина алып барган әлеге кичә бик күңелле барды.

Сынаулар арасында Кашапова Иделия, Мухина Марина, Маннапов Айдар үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Конкурста олылар төркемендә Максимова Катя, ә кече төркемдә Мухина Регина җиңү яулады. Катя узган ел Мамадыш районы Җөри авылында үткән Питрау бәйрәмендә "Керәшен чибәре" конкурсында да катнашкан иде. Жюридә утырган "Сәяр" төркеме кызлары конкурсантларга үзләренең төгәл бәяләрен бирде. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итте, өлкәннәр йолалар онытылмавын күреп, чын күңелдән сөенде. Ни әйтсәң дә, булдыралар безнең Сәрдә кызлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев