Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Солдат шулпасын эчәргә кемнәр бара?

15 ноябрь илебездә призывниклар көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан, көзге чакырылыш дулкынына эләккән егетләребезне барларга булдык

"Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган, диләр;

Әллә каян күренеп тора –

Солдатта булган, диләр", – дип җырлый идек. Солдатка бару һәрбер егет өчен дә элек-электән зур дәрәҗәгә саналган. Бармый калса, егеткә зур хурлык булган.

Чакырылыш чорында 18 яшен тутырган егетләрнең гаиләләрендә күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә. Улларын армиягә озатырга әзерләнәләр. Солдатны армиягә озатуда керәшеннәрдә һәр якның, һәр авылның үз йоласы бар. Кукмара районының әлеге күркәм йоласы болайрак. Керәшен авылларында армиягә алынучы егетләр өчен авыл клубында зурлап, дус-туганнар белән, солдат озату концерт-мәҗлесе уздырыла, егетләрнең муеннарына чиккән кулъяулыклар эленә. Быелгы көзге чакырылышта армиягә Кукмара районының керәшен авылларыннан барлыгы 3 егет алынган. Болар – Село Чура авылыннан Артём Архипов, Поршурдан Николай Апаев, Пчеловодтан Владислав Волков. Владиславны Мәскәү якларына, Артём белән Николайны Санкт-Петербургка җибәргәннәр.

Яр Чаллы керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Виктор Агаповның да хәрби хезмәт үтәр вакыты җиткән икән. Ул да шушы көннәрдә армия сафларына алынды. Егетләргә уңышлы гына ил алдындагы бурычларын үтәп кайтырга язсын!

Рәс.1. Владислав Волков

Рәс.2. Артём Архипов

Рәс.3. Николай Апаев

Рәс.4. Виктор Агапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев