Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сихри белем дөньясы

Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан-буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәсендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары булганга яши, шулар белән матур.

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы китапханәсе дә инде ничәмә еллар үзенең кызыклы китаплары белән укучыларын сөендерә. Матур бизәлеше, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы китапханәчесе булганда, кешеләрне үзенә гел чакырып тора. Матур әдәби әсәрләр, тарихи, балалар өчен мавыктыргыч, төсле рәсемле китаплар, төрле журналларга бай булган "оҗмах йорты"ның хуҗабикәсе белән таныштырып үтәсем килә.

Ачык йөзле, кешеләр белән елмаеп кына сөйләшә торган Лидия Яковлеваны мин кечкенәдән беләм. Китап укырга яратканга, китапханәгә дә еш килә идем. Ул берәүгә дә авыр сүз әйтмәс, һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирер.

1965 елда Аркадий белән Мария Волковлар гаиләсендә туа ул. Өч бала арасында иң олысы булганга, сеңелесе, энесенә күз-колак булу да аңа йөкләнә. Ундүрт яшьтә әтисез калып, тормыш авырлыгын ялгызы күтәргән әнисенә булышу да күбрәк аның җилкәсенә төшә. Сәрдә авылы сукмакларыннан йөреп, яшел болыннарда җиләк, чәчәк җыеп үскән кыз, һәрбер авыл баласыдай кечкенәдән үк эшләп үсә. Район үзәгенә урнашып, төпләнеп эшли башлаган булса да, язмыш аны авылга - китапханәгә алып кайта. Әнисенең киңәшен тыңлап, эшкә урнашуына да инде 31 ел үтеп киткән. Китапханәнең бөтен нечкәлекләрен белгән Лида түти үз эшен бик ярата, бу хезмәтнең нәкъ менә аныкы икәнен аңлый. Хәзер компьютер заманы булгач, китап укучылар саны сирәгәйгәндер, дип уйлавым юкка булды.

- Китапханәгә йөрүчеләр саны кимемәде. Күбрәк олы яшьтәге кешеләр һәм студентлар килә. Әти-әнисе дә, балалары да укыган семьялар күп. Шәһәрләрдән ялга кайтучылар да бирегә килеп китаплар ала.

- Китаплар еш кайтамы, аларны каян аласыз, фондларыгыз бармы?

- Без алдан ук нинди китаплар кирәклеге турында Питрәч үзәк китапханәсенә хәбәр итәбез . Анда китапларны ай саен Казаннан кайтаралар. Күбесенчә "Пегас" нәшриятыннан алалар.

Китапханәдә керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, киемнәре турында да материаллар бар. Шулардан "Керәшен җыру әйтә"китабын төрле бәйрәмнәр үткәргәндә кулланалар икән.

Сәрдә китапханәсенә 2008 елда компьютер биреп, Интернетка тоташтыралар. 2016 елда ремонт ясалган, районнан балалар почмагы өчен кечкенә урындык, өстәлләр кайтарылган. Алдагы еллар белән чагыштырганда, хәзер эш катлаулы булса да, күп кенә уңай яклары да бар икән. Элек эшләрне, фотоотчетларны районга алып барып бирәсе булса, хәзер аны электрон почта аша җибәрәләр. Китапларны каталогка штрихкод белән кертә башлаганнар, киләчәктә аларны шуннан гына карау аз вакытны алачак.

Китапханәче эше кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да. Район гына түгел, республика күләмендә төрле конкурсларда катнашырга, төрле бәйрәм, чаралар оештырыга кирәк.

2014 елда республика күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы китапханә" конкурсында катнашып, Лида түти Питрәч районы китапханәчеләре арасында җиңүче итеп табыла һәм 100 меңлек грант ота. Китапханә өчен экран, проектор, ноутбук һәм 40 меңгә төрле кызыклы китаплар сатып алалар. Әле яңа гына яшьләр өчен русча, татарча әдәби китаплар, балалар китаплары кайтарылган.

Китапханәгә кергәч тә, аны ямьләндереп торган кул эшләренә игътибар итми мөмкин түгел. Алар да Лида түтинең хезмәтләре булып чыкты. Төрле төстәге җептән бәйләнгән йомшак уенчыклар, шәлләр, тасмалардан, бисердан эшләнгән ясалмалар хуҗасының алтын куллы булуын күрсәтеп тора. Лида түти әлеге әйберләрне төрле конкурс, күргәзмәләр өчен ясый. Аның янына өйрәнергә килүчеләр дә күп икән. Сәләт нәселдән килә, диюләре хактыр. Аңа бу һөнәр әнисеннән күчкән, ул да бәйләргә, чигәргә яраткан. Лида түтинең кызы Юлия да кул эшләренә оста, матур абадок, беләзекләр ясый, бәйли икән. Булганнан бар да була, диләр. Лида түти чәчәкләр дә ярата, өй каршындагы бакчада ул үстергән чәчәкләрнең ниндие генә юк, барысының да исемен, кайсысы кояш, кайсы дымлы җирне яратуын да белә. Булганнан бар да була, диләр. Лида түти әле "местный парикмахер" да икән. Аның янына чәч кистерергә килүчеләр дә җитәрлек.

Бүгенге көндә Лида түти яраткан ире Александр белән 30 елга якын гомер кичерә, кызы Юлия, уллары Григорий укып бетереп, яраткан эшләрендә эшли. Ул нәниләрне бик ярата, олылар белән олыларча, кечеләр белән кечеләрчә сөйләшә белә, мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче сеңелесенә дә булыша. Якты күңелле, ярдәмчел, талантлы затларга кешеләр күбрәк тартыла бит. Шуңа эше дә матур, гөрләп бара аның.

Киләчәктә дә Лида түти җитәкләгән китапханә эшләп торсын, укучылары тагын да артсын, оптимизация җилләре бу якка таба исмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев