Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шомартасы асылташ

24 - 26 нчы сентябрь көннәрендә Чиләбедә узган "Нагайбакларның тарихы һәм мәдәнияте" дип исемләнгән бөтенроссия фәнни конференциясе программасы кысаларында, Татарстан делегациясе Гаяз Самигулов, Ирек Атнагулов, Андрей Рыбалко кебек танылган тарихчы-галимнәр һәм этнологлар белән Троицки шәһәрендә булды.

Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре борынгы урыннарга, туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Безне монда чыгышы белән Мамадыш керәшене булган эшмәкәр Виктор Окунев (Тябин) каршы алып, кунак итте. Казаннан 1000 чакрым еракта - Уел елгасы буенда урнашкан Троицкида карендәшебезне очрату - безнең өчен чиксез зур шатлык булды.

Троицки - татар халкы тормышында аерым урын алып торучы шәһәр. Габдулла Тукай да монда еш булган. Бөек Ефәк юлы да нәкъ Троицки аша узган. Шунысы күңелсез - Чиләбе өлкәсенең "асылташы" булган Торицки шәһәре бүген ялтырамый. Зур тарихлы борынгы биналар, урамнар ташландык хәлдә диярлек. Барысын да төзекләндереп, шомартып, ялтыратып, бар дөньяга күрсәтәсе иде Троицкины!..

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Сәяхәттән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев