Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шофер егетнең Розалы юлы

Һәр авылның сокланып карап туймаслык, озак еллар бергә яшәгән матур парлары була. Табигатьнең әкияти бер почмагында урнашкан туган авылымда да бар андый парлар. Бүген кулыма каләм алуымның сәбәбе дә, газета укучыларны шундый парларның берсе белән таныштыру. Мин инде өч километрга сузылган авылым урамы буйлап бик ерак китәсе итмәдем, үзебезнең очтан...

Һәр авылның сокланып карап туймаслык, озак еллар бергә яшәгән матур парлары була. Табигатьнең әкияти бер почмагында урнашкан туган авылымда да бар андый парлар. Бүген кулыма каләм алуымның сәбәбе дә, газета укучыларны шундый парларның берсе белән таныштыру. Мин инде өч километрга сузылган авылым урамы буйлап бик ерак китәсе итмәдем, үзебезнең очтан башларга булдым. Җитмәсә, бу язмам геройлары гел безнең тәрәзә каршыннан узып йөриләр, тик җәяү түгел - ОКА машинасында. Әллә болар җәяү йөрсәләр, нарат кебек төз, каен кебек сылу буй-сынарына күз тияр, - дип куркалар микән дип тә уйлыйм кайчагында. 80-гә җитеп килүләренә дә карамастан, ОКА машинасында җилдерүче авылдашларым: Григорий Васильевич Чулаков белән Роза Романовна Чулакова (Николаева) була инде. Яшьрәкләр аларны Гриш дәдәй, Роза түти дип йөртә.
Гриш дәдәй
Гриш дәдәй 1938 елгы. Ул Бәчлей (Василий) дәдәй белән Укчей (Ксюша) түти семьясында 3-нче бала булып дөньяга килә, 3 малай, 3 кыз үсәләр алар.
Бәчлей дәдәйгә сугышта катнашырга туры килми, кулы чулак була аның, ә менә тылдагы бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татый ул. Завферма булып та, мәктәптә завхоз булып та эшли ул сугыш чорында. 1943 елда кисәк кенә үлеп китә. Сугышта катнашмагач, Укчей түти ире өчен балаларга пенсия дә алмый. Авырлыклар белән булса да, балаларын укытырга, белемле итүгә ирешә. Бер кызлары врач, икесе укытучы булып эшлиләр. Үземнең дә рус теле укытучым Евдокия Васильевна булды, татар мәктәбендә авыл балаларына тырыша-тырыша рус телен өйрәтте ул. Заманында мин генә түгел, күпме авыл баласы ул өйрәткән рус теле белән калага чыгып китеп әллә кем булып бетте...
Ул вакытта мәктәп 7 еллык кына була. Мәктәптән соң Гриш дәдәй кичке мәктәптә укып белемен арттырырга да, комбайнчы ярдәмчесе булып та, фермада ат белән эшләп алырга да, 1957-1960 елларда Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтырга да өлгерә. 1961 елның 2 июлендә дус егетләре белән, атка утыртып, сөйгән кызы Роза түтине урлап өйләренә алып кайта ул. Сабан туе көнне була бу хәл. Ул елны кыр эшләре бетмәү сәбәпле, сабан туен июльгә күчергән булалар.
Ни өчен урлап, аның сәбәпләре бар. Шәһәрдән кайткан бер егет кызны үзе белән алып китәргә кыстый башлаган икән ләбаса, кызларга да ышанып булмый: кайсы кызның шәһәргә китеп, яңа күлмәкләр, матур туфлиләр киеп, авылга кайтасы килмәс икән?! Ышанычлы булып чыга Роза түти. Башындагы бөтен уй-фикерләрен тәртипкә салып, тормыш юлдашы итеп гармунчы, булдыклы, тырыш авыл егетен сайлый һәм ялгышмый да.
Алар менә 55 елдан артык бергә гомер итәләр инде, 4 кыз, 1 ул үстергәннәр. Балаларының барысы да белемле, укымышлы, тормышта үз урыннарын табып, җаваплы эшләрдә эшлиләр. 11 оныклы, 2 оныкчыклы әби белән бабай алар бүген.
1963 елда Гриш дәдәй Балык Бистәсенә шоферлар әзерли торган курсларга укырга чыгып китә, шул көннән башлап, бер авариясез 45 ел шофер булып эшли ул. ГАЗ-51,52,53 машинасын "иярли" егет. Әле пенсиягә чыккач та, 4 ел ялга җибәрмиләр үзен. Машинасы белән колхоз эчендә генә түгел, Татарстанның төрле почмакларында булырга туры килә аңа, запчастька дип, Харьков якларына да еш йөри ул. Авылдашларга да бик күп игелекләр кыла, Казанда укучы балаларына да, туган-тумачаларына да итен дә, бәрәңгесен дә күп ташый Гриш дәдәй.
Роза түти 27 ел кайнана белән яши. Укчей әби бик акыллы, төпле карчык булып чыга, йорт эчендәге эшләрне дә, балалар тәрбияләүне дә җиренә җиткереп башкара. "Кызларыбызның чәчләрен тарап, матур итеп үреп, мәктәпкә озатулары әле бүген дә күз алдымда тора", - дип, Роза түти юкка ына хатирәләр яңартмыйдыр, күрәсең. Ире таң белән юлга кузгалса да, төн урталарында кайтып керсә дә, җылы ашы, кайнар чәе, якты йөзе белән каршы ала, озатып кала, кыш көннәрендә су җылытып машина кабызуларын да зарланмыйча, матур бер истәлек кенә итеп искә ала алар бүген.
Әле хәзер дә машина "җене" кагылган Гриш дәдәй оста гармунчы да. Кечкенә чак, әнисенең гармун алырга акчасы юк, бик гармунда уйнарга өйрәнәсе килә аның, шуңа да кулына кергән беренче гармунын бүген дә сагынып искә ала. Ул - Маланҗа (Милания) ерак тутасы биреп торган гармун була.
Армиядә хезмәт иткәндә бик шәп итеп хромкада уйнарга өйрәнеп кайта егет. Шаян табигатьле, җор сүзле Гриш дәдәй әле бүген дә гармунын кулыннан төшерми, табын күрке булып, туганнар арасында утыра.
Роза түти
Роза түти 1940 нчы елда Лениногорск районы Яңа Песьмянка авылында туа. Әтисе Роман Николаевич Николаев безнең авылның активисты, колхоз оештыручы да, һәр яңалыкның башында торучы кеше. Налогын да җыя, башкаларны колхозга керергә өндәүче дә ул. 30 елларда налог җыюның ничек авыр булуын китаплардан укып кына беләбез без хәзер. Аңа хәтере калучылар да, рәнҗегән кешеләр дә булмаган түгелдер. Дошманнары да теш кайрагандыр үзенә. 3 ай Казанда укып кайтканнан соң, Роман дәдәйне 1935 елда Лениногорск якларына Уполномоченный итеп җибәрәләр, ул хатыны Начта (Анастасия) түтине һәм балаларын алып авылдан чыгып китә. Шунда эшләгәндә аларның тагын ике кызлары туа, берсенә Люция, икенчесенә Роза дип исем кушалар. Гомеренең соңгы елларын Роман дәдәй Әлмәт каласында заврайпо булып эшләп уздыра. Соңрак авырып китә. Үзе үлгәч, кабер ташына: Кызыл Йолдыз районы Владимир авылы дигән сүзләрне язарга куша ул. Әлмәт зиратында 1943 елның 14 мартында шундый кабер барлыкка килә. Тик Роза түтинең генә ничә тапкыр барып эзләп караса да бүгенге көнгә кадәр әтисенең каберен таба алганы юк әле. (Бәлки, "Туганайлар"ны укучылар арасында бу кабергә юлыгучылар бардыр, андыйлар булса безгә хәбәр итсәгез иде).
Начта түти сигез ел эчендә 4 баласын, ирен югалта. Шул елны 2 кызы белән авылга әйләнеп кайта ул. Торырга - өй, бәрәңге утыртырга бакча юк. Кәнсәләргә эшкә урнашып, идәнен дә юа, утынын үзе кисеп, үзе ярып мичкә дә яга. Нужа күреп, бик ярлы яшәгәнгә, Роза түтинең яшьтәшләре арасында үзен кимсетеп, уңайсызланып яшәгән чорлары да була. 7 нче классны тәмамлагач, Усалидан күтәреп почта ташый ул. 7 ай Карталыга китеп, тимер юл эшендә эшләп, өйләрен ремонтлатуга ирешә. Яшь кенә кыз баланың шундый авыр эшкә алынып, максатына ирешүен күреп, авылның ир-атлары да сокланып та, гаҗәпләнеп тә карый үзенә. Бүгенге көндә Роза түтинең үскән нигезендә туганы Люция улы Валерий, килене Нина белән хан сарае кебек өйләр, каралты-куралар төзеп яшәп ята. Роза түти алар өчен сөенеп, куанып туя алмый.
Бер җан булып
Роза түтинең кияүгә чыкканнан соң эш көннәре фермада уза, бозаулар да карый, сарыклар да тәрбияли ул. Һәр тотынган эшен җиренә җиткереп башкара, һәр нәрсәгә җаваплы карый торган колхозчы була ул заманында. Өй дә, балалар да аның җилкәсендә. Салам түбәле, кечкенә генә өйдә ялгыз яшәп ятучы күрше карчыгын да үзләренә сыендыра алар. 1907 елда туган Марфа түти алар тәрбиясендә 85 яшенә җитеп дөнья куя.
Мин үзем җитмешнең бу ягына чыккан кешеләр турында язганда, өлкән яшьтә булуларына карамастан, дип язарга күнеккән. Тик бүген язмам геройлары турында шундый сүзләр язарга кулым да, күңелем дә ятмады.
"Сез 1961 елдан бирле бергә, шул вакыт эчендә төрле чаклар булгандыр инде," - дип, мин аларның күңел кылларын да чиртеп карадым. "Гриш дәдәй, Роза чәчәге, үзе матур булса да, чәнечкеле бит ул," - дигән соравымны да бирдем - тик икесенең берсеннән ник бер зарлану сүзе ишетим. Хәтер калдырырлык сүз әйтешеп ачуланышулар да, бер-берсенә үпкәләп йөрүләр дә читләнеп узган аларны. 55 ел бергә яшәүче парлар буларак, Мамадышка барып бүләкләр алып, кочак-кочак котлаулар да күтәреп кайткан алар. Шул хәтле күңелләре булган - әле бүген дә, ул көнне искә алып, җылы хисләр белән яшиләр.
Мин аларның тигез, матур, бәхетле картаюларына карап сокланып та, алар өчен куанып та утырдым. Бер-берсен тулыландырып, җитеш, мул тормышта яшәүче бу ике кешенең бербөтен булып, бер ояда ярты гасыр гомер кичерүе минем өчен бер могҗиза булып тоелды. Бер карасаң, аларга бүген күп тә кирәкми кебек, тик гади генә, гадәти генә яшәп ятар өчен кояшлы көннәр, йолдызлы төннәр, балаларының, оныкларының кеше арасында ким-хур булмыйча, туган җанлы булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләре бик кирәк. Туганнарына гына түгел, күршеләренә дә яхшы теләкләрен теләп утыра бүген Гриш дәдәй белән Роза түти. Кыңгыраулы атларда килен булып төшмәсә дә, үз вакытында егетлек күрсәтеп, аны урлап кайткан Гриш дәдәй янәшәсендә, аның кебек кеше юк ул, дип Роза түти бүген дә бөтерелеп йөри икән, бу үзе иң зур бәхет инде. Бәхетле кеше генә өлкән яшьтә дә матур күренә ул!
Елизавета Малова
Түбән Кама - Владимир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев