Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәхнәләрдән моң агыла...

12 апрельдә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортында "Бердәмлектә көчле халык" дип исемләнгән, илебездә яшәүче төрле милләт халыклары дуслыгына багышланган концерт программасы булды.

Ул авылыбызның танылган шәхесләре Н.В.Максимов, Н.С.Александров, А.С.Башировларның матур шигырьләреннән төзелгән иде. Балалар халкыбызның милли киемнәрен киеп, моңлы халык җыр-биюләрен зур осталык белән башкардылар. Настя Дементьева башкаруында "Кубызчылар", Марина Морозова "Безнең ил", Регина Мухина "Кәвәл авылы көе", Оксана Ермолаева "Кара күз" җырлары тамашачылар күңеленә үтеп керде. Кичәне Айдар Маннапов һәм "Елмай"төркеменнән Регина Мухина милли киемнәр киеп алып бардылар. Яшьләрдән Марина Мухинаның "Җыйдым җиләк", "Әрнүләргә түзә йөрәк", Айдар Маннаповның "Талларым" җырларын тамашачылар бик яратып тыңладылар. Олы буын җыручыларын берләштергән "Чулпы"фольклор төркеменнән Ольга Харитонова башкаруында "Әниемә", Ракия Никитинаның "Яшиселәр килә", Нина Фадееваның "Шушы яктан, шушы туфрактан без" җырлары яңгырады. Янсуар авылыннан Наталья Ярхалованың җырлары да тамашачыларга бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев