Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәмәрдәндә яшәүче яшь Леонтьевларның "футбол кыры"

Зилия һәм Виктор Леонтьевлар Саба районына Әлки районыннан күченгән

Яшь гаилә өчен иң мөһиме, әлбәттә, яшәү урыны. Саба районында шушы социаль мәсьәләне хәл итү юнәлешендә күп эш башкарыла. Моны аерым гаилә мисалында күрсәтү өчен Шәмәрдәндә яшәүче Зилия һәм Виктор Леонтьевлар фатирында булып, дәүләт ярдәменең чын мәгънәсендә ничек тормышка ашырылуы белән таныштык.

Зилия үзе Шәмәрдән кызы. Унберенченен тәмамлагач, Казанга укырга китә. Шәһәрдә үзенең булачак тормыш иптәше белән танышып, аның белән еш очраша башлый. Аннары, үзе әйтмешли, кияүгә чыгып та куя. 2006 елның 5 маенда игезәк кызлары Александра белән Дарья туа. Яшь гаилә яшәргә иренең туган ягы Әлки районы Иске Матак авылына күчеп китә. Өч ел гомерләре шунда үтә. “Аңарчы Шәмәрдәндә фатирда яшәгәнлектән, сыерны ерактан гына күргән бар иде. Иске Матакта мал-туарлы йортта тордык. Сыер саварга өйрәндем, 20шәр дуңгыз, сарык, шулай ук казлар-үрдәкләр асрадык. Бик күңелле тормыш иде, әмма шунысы кызганыч, миңа авылда эш булмады. Игезәкләремнең берсе инвалид, аңа бирелгән пособие белән яшәү кыен, ирем дә хезмәт хакын көрәп алмый. Шуңа Шәмәрдәнгә күчәргә карар кылдык”,– ди Зилия. Башта 2 ел аның әниләрендә яшиләр дә, акча түләп фатирда тора башлыйлар.

2012 елда Леонтьевлар район хакимиятенә килеп торак шартларын яхшырту программалары белән кызыксыналар. Озакламый тиешле документлар туплап, “АПК: граждане на селе” программасы белән торакка чиратка басалар. Чит кешегә фатир өчен түләп торганчы, үзебезгә түләрбез, дип фикер йөртә яшь гаилә. Өр-яңа йорттан өч бүлмәле фатирлы булу бәхете аларга 2018 елның маенда елмая. Шәмәрдәндә төзелешнең инвесторы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды булган 12 фатирлы йорт файдалануга тапшырыла. Аңарчы кысынкылыкта яшәгәнлектән, яңа торак мәйданы футбол кыры кадәр булып тоела башта яшьләргә. Беренче кат, иркен, уңайлы кухня, һәр кызга аерым бүлмә һәм айга 10 мең сум түләү. Ягъни дәүләт каплаганнан калганын 15 ел эчендә түләп бетерү каралган. Хәзер гаилә башлыгы тимер юлда эшли, хезмәт хаклары начар түгел.”Иң элек республика программалары өчен хөкүмәткә рәхмәт. Иркенлеккә чыктык. Безгә барысы да ошый. Күршеләр дә әйбәт, еш аралашабыз. Инвалид балалар өчен пандуслар эшләнгән, ишек алдында машиналар аз, подвал зур, барысы да яхшы тормыш өчен әзерләнгән”,– ди Виктор да.

Хәзер Леонтьевлар өч кыз үстерә. Иң кечкенәләре Валерия 2014 елда туган. Биштә генә булса да, һөнәр сайлау хыялы да нәни күңелендә бөреләнгән. Игезәкләрнең берсе – VII сыйныфта укучы Александра гитарада уйнарга өйрәнә, ә Дарья атнага дүрт тапкыр “Саба Арена”га теннис түгәрәгенә йөри. Махсус машина белән килеп алалар, китереп куялар. Күптән түгел булган Татарстан чемпионатында 2нче урынны алган.

Аларны бу урында нигездә үзләре кебек яшь гаиләләр яшәве дә сөендерә. Ни дисәң дә, ел дәвамында үз тиңнәрең белән аралашасың. Мәктәпнең, балалар бакчасының да якын булуы – үзе зур сөенеч.

  • 2012 елдан башлап АПК программасы буенча Саба районында 539  кеше  фатир  алган. Шуның  244е “Граждане на селе” юнәлеше буенча  бирелгән. Быел районда социаль ипотека программасы буенча Сабада – 27, Шәмәрдәндә 12 фатирлы йорт төзелеше  планлаштырыла.

 

saby-rt.ru

Фәнил Мәүлетов

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев