Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Шәфкать"кә "Иганә" ансамбле килде

Район үзәгендә урнашкан Сарман "Шәфкатъ" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләргә, Ләке мәдәният йортында эшләп килүче "Иганә" керәшен ансамбле "Дуслар белән бергәләп" исемле концерт күрсәтте.

Сценария бик зәвыклы, матур төзелгән иде. Ансамбльгә йөрүчеләрнең талантларына,осталыкларына тамашачылар таң калдылар. "Өч бабай" чыгышына, Рафис Уразаев, Нина Малова, Асия Мостафина җырларына кушылып җырлап, Анна апа Гумерова биегәндә, дәртләнеп биеп тә алдылар. Ансамбльнең җитәкчесе һәм сәхнәгә куючы Раилә Асанова үз эшенең чын остасы икәнен күрсәтте, ә Раушания Даутова тамашачылар күңеленә үтеп керерлек итеп алып барды. Үзәк директоры Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы Раилә Асановага мактау кәгазе тапшырды, ансамбльгә иҗади уңышлар теләп зур рәхмәт әйтте.

газета "Сарман"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев