Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәдче мәктәбенә 100 яшь

8 декабрь көнне Мамадыш райнының Шәдче авылы урта мәктәбе 100 еллык юбилеен уздырды

Бәйрәм чарасына белем учагын төрле елларда тәмамлаган укучылар, авылдан, районнан кунаклар җыелган. Юбилей, җыр-бию белән үрелеп барган, көтеп алынган очрашу кичәсе кебек узган.

Шәдче авылында беренче мәктәп 1918 елда эшли башлый. Бу мәктәпне Троицкийда мәдрәсә бетергән Тимерхан Фәләхов үз йортында ачып җибәрә. Өенең бер өлешендә үзе яшәп, ә икенче өлешендә хатыны белән балалар укыткан.

Гасыр дәвамында мәктәп күп кенә үзгәрешләр кичергән. Хәзер мәктәп ике катлы бинада эшләп килә. Яхшы ремонт ясалган, укучыларга, рәхәтләнеп белем алыр өчен, барлык уңайлыклар да тудырылган. Күптән түгел бу якларга иҗади командировка белән килгән идек. Якты, җылы классларны, шат күңелле укучыларны һәм мөләем укытучыларны күреп чыктык.

Мәктәп бакчасында суган, кишер, чөгендер, бәрәңге үстерәләр. Кырда аерым участоклары да бар. Әлеге уңышлардан укучыларга кайнар аш әзерлиләр, төрле ярминкәләргә сату белән дә чыгалар.

Шәдче мәктәбенә биш авылдан килеп укыйлар. Болар – Шәдче, Юкәче, Ташлыяр, Шәдче башы, Ямаш авыллары. Мәктәптә барлыгы 53 бала белем ала. Барлык укытучылар да югары белемле, заман таләпләре белән, нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. Ел да район, республика фән олимпиадаларында катнашып, укучылар призлы урыннар яулыйлар. Спорт буенча да җиңүче баскычларыннан төшмиләр икән. Мәктәптә “Туган якны өйрәнү” һәм “Сугышчан дан” музейлары эшләп килә. Анда авыл, халык тарихы, мәдәнияте урын алган.

Шәдче мәктәбе күп кенә танылган шәхесләр, республика дәрәҗәсендә биек үрләргә күтәрелгән кешеләрне тәрбияләгән. Шулар арасында “Ак Барс” Холдинг” компаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та бар. Иван Михайлович 10-11 классларны әлеге мәктәпкә Җөри авылыннан килеп укыган.

2006 – 2018 елларда Шәдче мәктәбендә карендәшебез Юрий Такарлыков директор була. Ул елларда мәктәп шактый югары күрсәткечләргә ирешә, капиталь ремонт ясала. Агымдагы елның март аенда Юрий Викторович вакытсыз арабыздан китте. укучылар, укытучылар һәм авыл халкы аны сагынып искә ала. Хәзер мәктәп директоры булып Ленар Мидехәт улы Садыков эшли.

Юбилей чарасының концерт программасында тирә-як авылларның үзешчән коллективлары, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле солисты Регина Павлова (аның да туган мәктәбе), халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, биюче Григорий Сергеев һәм башкалар чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев