Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз- Багражда “Кышкы Микула”ны билгеләп үттеләр

19 декабрь керәшеннәрдә Кышкы Микула буларак билгеләп үтелә. Районыбызның Сарсаз-Баграж авылында соңгы елларда аны мәдәният учагында үткәрүне гадәткә керттеләр. Быел да бәйрәм күңелле узды, дип яза "Зәй офыклары" газетасы сайты.

Кунакларны урамнан ук ипи-тоз, кайнар чәй, табадан яңа төшкән коймак белән каршы алдылар. Керә-керешкә Баграж авыллары жиңгиләре пешергән берсеннән-берсе тәмле ризыклар тезелгән өстәлләр сыгылып тора. Керәшеннәр җыелышкан җирдә җыр-биюсез буламыни?! Зур түгәрәк ясап, "Подгорный" көенә рәхәтләнеп сиптерделәр генә такмакларны. Дәртле җырлар, биюләр дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, күңелләрне җилкендерде, бергәлекне, рухи якынлыкны арттырды, диделәр бәйрәмдә катнашучылар. Җирле артистлар Кышкы Микуланың асылын бары бергәлектә, татулыкта гомер кичергәндә, бергәләшеп эшләп тапканда гына тормыш бөтен, тапкан мал бәрәкәтле булуын сәхнәләштергән күренеш аша җиткерүне үзләренә максат итеп куйганнар һәм аңа ирешелгән дә.
Николай Шамионов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев