Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбендә патриотик тәрбия айлыгы үтте

Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә һәрвакыт әһәмият бирелә. Бу юнәлештәге эш гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 22 гыйнвардан 23 февральдә аеруча активлаша.

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, тыл ветераннарына, инвалидларга шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә.

Айлык тантаналы төстә 22гыйнварда ачылды. Быел совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулды. Бу уңайдан һәр сыйныфта класс җитәкчеләре Батырлык дәресләре уздырды, бу дәресләргә  әфган сугышында катнашучылар - якташыбыз Николай Краснов, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Сергей Хватков чакырылды.  Алар   укучыларга Әфган сугышы турында сөйләделәр, илдә беркайчан да сугышлар булмасын, тыныч, имин тормышта сезгә яшәргә язсын,  дип  теләкләрен җиткерделәр.
18 февральдә  мәктәбебездә куст буенча “Ягез әле, егетләр!” ярышы уздырылды. Анда Югары Мәлем, Түбән Биш, Александр Бистәсе, Бохарай, Кадер, Бигеш һәм Сарсаз-Баграж мәктәбе командалары катнашты. Егетләр 5 уен төре буенча көч сынаштылар. Алар  турникта күтәрелү, мишеньгә төз ату,   вакытка противогаз кию һәм автомат сүтеп-җыю кебек ярыш төрләрендә үзләренең көчләрен сынадылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче-икенче  урыннарны Түбән Биш һәм Сарсаз-Баграж мәктәбе командалары алды. Һәм алар районга финал ярышларына юллама алдылар. 20 февральдә шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә финал ярышларында катнашып, авыл мәктәпләре арасында Сарсаз-Баграж командасы өченче урынны алды.
22 февральдә мәктәптә 5-9нчы сыйныф укучылары өчен "Аҗаган" спорт уены уздырылды. Укучылар “Десант” һәм “Чик сакчылары” командаларына бүленеп ярыштылар. Укучылар шулай ук  спорт һәм хәрби әзерлек буенча үзләрен күрсәттеләр. Ярышлар бик кызу барды, нәтиҗәдә “Десант” командасы җиңеп яыкты.
Шулай ук мәктәбебездә берничә ел инде “Юнармия” клубы эшләп килә. Яшь армия яшьләрне  дуслык идеалларын, интернационализм, толерантлык сыйфатларын кулланып патриотизм рухында әзерләү максаты белән эшли.
Шул рәвешле, балалар патриотик, спорт тәрбиясе һәм әхлакый тәрбия алалар. Патриотик тәрбия дисциплина формалаштыра һәм армиядә хезмәт итүгә әзерли, спорт чаралары чыдамлылык һәм түземлелеккә өйрәтә, үз-үзеңә ышаныч тәрбияли, уйламыйча эшләнә торган гамәлләрдән һәм начар гадәтләрдән арындыра.
– Мәктәптә ел буена зур, планлы, максатчан эш алып барыла, без барыбыз да балаларыбызны илебезнең лаеклы гражданнары, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф булмаган, туган төбәкләрен яраткан кешеләр итеп күрергә телибез, – дип ассызыклый “Юнармия” клубы җитәкчесе, тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Радий Александрович Харитонов.
 Ватанын якларга һәм сакларга әзер булган илнең чын гражданинын, патриотын тәрбияләү – җиңел бурыч түгел. Әмма бу бурычны без барыбыз да этаплап, уртак көч белән үтәргә тиеш.

Ирина Чернова, укытучы.

Мәгълүмат "Зәй офыклары" газетасы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев