Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылында укучылар өлкәннәргә концерт куйган - фото

Илебез буенча 1 октябрьдә "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелә. Бу бәйрәм октябрьнең беренче ун көнендә - Өлкәннәр декадасы булып дәвам итә.

Һәр оешма үзендә эшләп киткән өлкәннәрне котлый, бүләкли. Өлкән кешеләр - алар безнең әби-бабайларыбыз. Алар яшәү дәверендә бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бетмәс-төкәнмәс җылылык, никадәр олуглык, сабырлык сездә, хөрмәтле өлкәннәребез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган бит. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, сугыштан соңгы җимереклек, төзелеш. Гомерләре буе авыр хезмәттә булып, бөтен авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Кырыс сынау елларында илебезне яклаган, күтәргән кешеләр алдында без бурычлыбыз. Киләчәк буыннар тормышы яхшы, тыныч булсын өчен көнне төнгә ялгап эшләгәнсез. Бу бәйрәм - сезгә, өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү ул.
Ел әйләнәсендә безнең Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары өлкәннәргә зур игътибар күрсәтә. Мәктәбебездә "Тимурчылык хәрәкәте" алып барыла. Укучылар ел дәверендә өлкәннәргә булышалар: утыннарын кисеп, ярып, өеп куялар. Су кертешәләр, кар көриләр, кибеттән кирәк-яраклар алып кайталар, өйләрен һәм йорт тирәләрен җыештыралар.
Менә быел да Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары өлкәннәргә багышланган зур концерт әзерләде. Ул көнне Сарсаз-Баграж, Түбән Баграж, Югары Баграж мәдәният йортларында мәктәп укучылары матур биюләр биеделәр, өлкәннәрнең яраткан җырларын башкардылар. Һәр авылда да әби-бабайлар концертны бик яратып карадылар, залны алкышларга күмделәр, укучыларны рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар. Алар өчен авыл җирлеге башлыгы Г. Минеев бәйрәм табыны әзерләгән иде. Бәйрәм мул өстәл артында дәвам итте. Әби-бабайлар бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белешеп, яңалыклар турында сөйләшеп, ил-көнгә тынычлык теләп озак утырдылар әле.
Елена Мартемьянова,
8 класс укучысы.
Зәй районы,
Сарсаз-Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев