Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сандугач”ларыбыз сәфәрдә

Сарсаз-Баграж авылының "Сандугач" балалар керәшен фольклор ансамбле солистлары һәм аларның әти-әниләре сәяхәттә булып кайттылар.

Май аенда Әлмәт һәм Бөгелмә владыкасы Мефодий балаларны Түбән Новгородка алып барырга ышандырган иде. Менә ул көн килеп тә җитте, Владыка Мефодий сүзендә торды. Балалар Әлмәттән бирелгән "заказной" автобус белән ике көнлек сәфәрдә булдылар. Алар белән бергә Зәйдән гаиләсе белән отец Александр да барды.
12 август көнне балалар юлга кузгалдылар. Беренче көнне алар Изге-Троицкий Серафим-Дивеевский хатын-кызлар монастыренда булдылар. Биредә Изге Серафим переподобныйның җәсәденә табыну булган. Шуннан соң Изге Серафим чишмәсенә барып, изге сулар алганнар. Изге Канавканы теләкләр теләп, әйләнеп чыкканнар. Канавка - җиде почмаклы, периметры буенча 777 метрлы тирән булмаган канаудан гыйбарәт икән. Монастырь биләмәсен ямь-яшел үлән каплавы һәм бик күп төрле бересеннән берсе матур чәчәкләр үсүе турында сөйләделәр балалар.
Сәфәрнең икенче көнендә 6 гасырлык Арзамас шәһәренә барганнар. Биредә Рәсәйнең метрополитлары һәм дин әһелләре җыелып, кафедраль соборда Христос тууның литургиясен үткәргәннәр. Шулай ук, Патриарх Сергийның 150 еллыгы билгеләп үтелгән. Патриарх Сергий Арзамаста туган, православ динен саклап калуга үзеннән күп өлеш керткән кеше. Изгеләрдән изге Мәскәү һәм бөтен Рәсәй патриархы Кирилл да биредә иде.
Бәйрәмгә 10 меңләп кеше җыелган, патриарх Кириллның сөйләвен бар кеше дә күренерлек итеп, зур экраннан да күрсәткәннәр. Балалар сәфәрдән бик нык тәэсирләнеп, күңелләре булып кайтты. 12-13 сәгатькә сузылган юл да аларны арытмады. Балалар һәм әти-әниләр Владыка Мефодийга шундый сәяхәт оештырганы өчен бик рәхмәтле.
Ирина Чернова, Зәй районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев