Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сандугач”лар Түбән Камада чыгыш ясап кайтты

Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” балалар керәшен фольклор ансамбле Түбән Камага Пасха бәйрәменә барып, тиешле дәрәҗәдәчыгыш ясап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтеп кайттылар. “Сандугач”ларны бәйрәмгә Түбән Каманың “Керәшен” мәдәни-этнографик җәмгыятен оештыручы һәм аның рәисе Тамара Баһаветдинова чакырган иде

Бәйрәмдә  башта фойеда Олы көн уеннары булды. Килгән кунаклар һәм балалар түгәрәк уеннары, күкәй тәгәрәтү һ.б. уеннарны бик яратып катнаштылар. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр өләштеләр, ә күкәй тәгәрәтешле уйнаучылар берсеннән-берсе матур төсләргә буялган күкәйләр алдылар.
Бәйрәмдә дин әһелләре дә катнашты. Алар кичәдә, бик үтемле итеп, чыгыш ясадылар. Түбән Камада яшәп иҗат итүче якташыбыз Никифор Тукмачев “Сандугач”лар янына килеп, кечкенә артистларны сәламләде, яңа иҗат уңышлары теләде.

Һава торышы салкынрак тору да комачау итмәде, бәйрәмгә халык күп җыелган иде. Бәйрәмне карарга килүчеләр арасында Зәйдән дә якташларыбыз күп иде. Бәйрәм актлар залында дәвам итте.

Түбән Каманың төбәк  “Керәшен” мәдәни-этнографик җәмгыяте “Сандугач” ансамбленә бәйрәмдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Ә ансамбльнең җитәкчесе Петр  Утягановка Түбән Кама мәдәни-этнографик культура агарту керәшен җәмгыятенең күкрәк билгесе тапшырылды.

Ирина Чернова, укытучы, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев