Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сакланганны саклармын... (Табиб почмагы)

Рубриканы штаттан тыш хәбәрчебез, Язучылар союзы берлеге члены, медицина белгече, табиб Ринат Архипов (Мәннан) алып бара.

Көннәр җылыну белән, без дә табигать кочагына ешрак чыгабыз. Ләкин сак булыгыз! Иске үлән яфракларында, туфракта, бакча өйләрендә булган йогышлы авыруларның барлыгын онытып җибәрмәгез. Тычкан бизгәге дә шундый куркыныч авыруларның берсе булып тора.

ТЫЧКАН БИЗГӘГЕ

(Геморрагическая лихорадка)


Бу йогышлы авыруны
Китереп чыгара вирус.
Төгәлрәге - арбовирус.
Ә анысы каян килә?-
Тычкан белән алар дус.
Ә тышкы мөхиттә алар,
Берочтан әйтим сезгә,
Бик озак яшәүчән түгел,
Безнең бәхетебезгә.
Ризыкны тычкан тешләсә,
Хәтта тузан да җитә
Бик әйбәтләп чирләтергә,
Рәхәтләнеп сулап йөрсәң,
Тычканнар йөргән җирдә.
Бу зәхмәтне таратуда
Иң-иң тырышканнары,
Куе урманнарда йөрсәң,
Кибәнгә кереп йокласаң -
Җирән кыр тычканнары.
Ә анда куна калсаңмы?
Мәслихәт утыру сапка -
Ризыгыңны, суларыңны
Алардан бик нык сакла!
Ашар алдыннан онытма
Юарга кулыңны да,
Урманнарда гына түгел,
Хәтта синең иң яраткан
Чәчәкле болыныңда.
Яшерен чор - ике атна,
Аннан соң чатный башың,
Температура югары,
Укшыта, идәндә була
Тәмләп ашаган ашың.
Битләрең, иңнәрең кызыл,
Мунчадан әйтерсең лә
Себерке белән чабынып
Чыккансың әле генә.
Билең бик каты авырта,
Урталай сынык гүя,
Бәвел аз, йә бөтенләй юк,
Хәлең тик авырая.
Әйткән сүзләремә зинһар
Игътибар ит син ныклап.
Хәтта ясалма бөергә
Тоташтыралар кайчакта,
Шул гына кала саклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев