Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сафландыручы кичә

Илебездә игълан ителгән "Әдәбият елы" кысаларында, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә халкыбызның яраткан шагыйрәсе, илледән артык китап авторы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге мәртәбәле бүләкләр иясе Клара Гариф кызы Булатовага багышланган кичә булып узды. Искиткеч кичә булды бу. Замана нинди генә булса да, шигъриятнең максаты...

Илебездә игълан ителгән "Әдәбият елы" кысаларында, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә халкыбызның яраткан шагыйрәсе, илледән артык китап авторы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге мәртәбәле бүләкләр иясе Клара Гариф кызы Булатовага багышланган кичә булып узды.

Искиткеч кичә булды бу. Замана нинди генә булса да, шигъриятнең максаты изге аның. Ул кешеләрне тетрәндерергә, сафландырырга, уйландырырга, моңландырырга тиеш. "Бу болгавыр авыр заманда сезнең шигырьләрегез кемгә кирәк соң", - диючеләргә, яза белеп язучысы булса, шигырьләрне яратып тыңлаучылары табыла ул, диясе килә. Инде менә, сирәк кенә булса да, укучылар, шигырь сөючеләр янына шагыйрә үзе килсә, болытлы көзге көн дә чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә икән.

Китапханәнең хайран гына зур залы Клара Булатова иҗатына гашыйкларны көчкә сыйдырды. Урын җитмәгәнлектән үпкәләп кайтып китүчеләр дә булды, хәтта.

Шагыйрә бик бай, җор телле, үзенең сугыш чоры балачагын, сугыштан соңгы авыр елларда узган яшьлеген, студент елларын шигъри калыпка салып сөйләп тыңлаучыларны сокландырды. Үзенә бирелгән Тукай бүләген зурлап кабул итүен һәм аны алуда теләктәшлек итүче барлык кешеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Соңгы елда дөнья күргән җыентыкларын укучыларга тәкъдим итте. Күпләр бу китапларны авторның кул тамгасы белән үзләренә алу бәхетенә дә ирештеләр. Шагыйрә: "Бу искиткеч чара булды, мин сездән илһаманып, хасталарымнан терелеп китәм", - диде.

Кичәдә шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Ә аның Марс Макаров көенә язылган "Кыңгыраулар" җырын зал белән күмәкләп җырлап, бик күпләр үзләренең яшьлекләрен исләренә төшерделәр. Клара ханымны керәшен халкы да үз шагыйрәсе дип саный. Бик дөрес, чөнки шагыйрәнең балачагы керәшен авылы Ләкедә узган. Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән китапларның берсе "Келәү", керәшен халкы йола-бәйрәмнәренә багышланган.

Клара ханымны олылап, шәһәребезнең "Сүрәкә" керәшен халык ансамбле артисты, үзе дә шагыйрә - Анастасия Усачева керәшен халык җыруын һәм үзенең шигырен бүләк итте. Чарага килгән кунаклар: "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе шагыйрь-әдипләре чыгыш ясап, шагыйрәгә күчтәнәчкә үз китапларын бүләк иттеләр. Алга таба да мондый чаралар оештыру бик кирәк, дип таралышты шигырь сөюче түбәнкамалылар.

Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА,
"Кама таңнары" әдәби
берләшмәсе члены

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев