Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рождество җитә. Балаларга славут җырыулары өйрәтик

Узган ел Мамадыш районының Колышчы авылы балалары Рождество көнне, өйдән-өйгә кереп, славут әйттеләр

Әлеге матур йоланы республикабызның башка керәшен авылларында да торгызсак, ничек күркәм булыр иде. Барысы да үз кулыбызда бит. Галим, фольклорчы Геннадий Макаров берничә славут җырыулары тәкъдим итә. Зур бәйрәм уңаеннан үзебез җырлыйк һәм балаларга өйрәтик аларны. 

Кюк ӧстӧндя жакты жондоз нур сирпеб балкый, 
Рождество кӧнӧн ололаб пяриштя кӧйлӧй. 
Жир ӧстӧннян очоб бара, жырыуын жырлый: 
Бӧгӧн сӧйӧнӧйӧк, жӧздян нур сирпейек, 
Бӧгӧн бездя Рождество. 
 
Таш абзарга кӧтӧӱчеляр алдан керделяр, 
Жяш бала белян Ананы кереб кюрделяр. 
Тубыкланыб инялделяр ӓм башырдылар: 
Бӧгӧн сӧйӧнӧйӧк, жӧздян нур сирпейек, 
Бӧгӧн бездя Рождество. 
 
Барыбыз да жазыклыбыз Ходай алдында, 
Барлык кешеляр жазыклы, Бер Ходай таза. 
Кичер безнен жазыкларны, эй Ходай Алла: 
Бӧгӧн сӧйӧнӧйӧк, жӧздян нур сирпейек, 
Бӧгӧн бездя Рождество!

Абпак карлар жауган чакта.
 

Абпак карлар жауган чакта, тӧбялеб кюккя кара: 
Кюктя Арыу Кыз Мария чиркяӱгя таба бара. 
Ходайга бюляк китеря, жакты тӧскя иняля, 
Балауыз шямняр жандыра, кюкряккя кулын куя. 
 
Барча изгеляргя ӓйтя: сез Ходай мяндяляре, 
Белгяннярне ӧйрятегез, жакшыга ӱгетлягез; 
Ходайга иман жырлагыз, Кюк Патшасын даннагыз! 
Иисус Христос туганын, Жакты бяйрям житкянен. 
 
Торыгыз, курмятле байлар, безнен жумарт хужалар! 
Торогоз мамык тюшяктян, кырмалы урындыктан! 
Киҥ ачыгыз кабкагызны, Жакты бяйрям жактырсын! 
Киҥ ачыгыз ишеклярне, Жакты бяйрям балкысын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев