Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Гидрометеорология үзәге Себердән килә торган кар штормы турында кисәтә

22 һәм 23 ноябрьдә Татарстанда һава торышы бозылуы ихтимал

Себернең төньягында барлыкка килгән түбән басымлы көчле циклон Себер, Урал, шулай ук Россиянең Европа өлешенең төньягында, көнчыгыш һәм үзәк өлешендә һава торышына йогынты ясаячак. Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина  шул хакта сөйләгән. Бу турыда “Российская газета” яза.

Циклон белән бергә көчле җил киләчәк һәм кар явачак. 23 ноябрьдә кайбер төбәкләрдә җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан узарга мөмкин, дигән басма әңгәмәдәше.

“Татар-информ” агентлыгы Татарстанда бүген урыны белән буран булачагын хәбәр иткән иде. Төньяк-көнбатыштан җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә, 22 ноябрьдә, республиканың күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җилнең тизлеге секундына 19 метрга җитәргә мөмкин.

23 ноябрьдә җил тагын да көчәя – аның тизлеге секундына 21 метрга җитәчәк.

Күпчелек районнарда буран көтелә. Бозлавык һәм кар көртләре күзәтеләчәк.

Фото: Татар-Информ

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев