Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роберт Батулла - татарның АК БАБАЕНА – 80 яшь

Татарстан халкының һәм милләттәшләребезнең йөзек кашы булган, олпат язучы, режиссёр, драматург, тәрҗемәче һәм башка бик күп һөнәрләргә ия шәхесне - иң олы сыйфаты, әле тагын бик гадилеген, акыллы, кешелеклеген дә өстәп, Г.Тукай премиясе лауреаты, СССР язучылар берлеге члены һ.б. бик күп Дәүләт бүләкләре, Мактаулы исемнәре дә булган күренекле җәмәгать эшлеклесен...

Татарстан халкының һәм милләттәшләребезнең йөзек кашы булган, олпат язучы, режиссёр, драматург, тәрҗемәче һәм башка бик күп һөнәрләргә ия шәхесне - иң олы сыйфаты, әле тагын бик гадилеген, акыллы, кешелеклеген дә өстәп, Г.Тукай премиясе лауреаты, СССР язучылар берлеге члены һ.б. бик күп Дәүләт бүләкләре, Мактаулы исемнәре дә булган күренекле җәмәгать эшлеклесен туган көне белән котлыйбыз.

Бу сыйфатларын кайдан беләм? Чөнки, 1981 елны Татарстан язучыларын урак өстендә авыл хезмәтчәннәренә рухи яктан, мәдәни хезмәтү өчен, районнарга бер айга командировкага - Апас районына җибәрелгәч, "Йолдыз" газетасы редакторы - Александр Сергеевич Филипповларда, ягъни бездә яшәде. Бер ай эчендә, унбиш зур күләмле авыл эшчәннәренең куйган авыр хезмәтләрен профессиональ язучы күзлегеннән анализлап, "Йолдыз" һәм Республика газеталарында бастырып халыкка ирештерде.

Алар якташлар: Зәй районы Зичабаш авылында, әти-әниләре укытучылар, Роберт белән Александр, шул авылның башлангыч мәктәбендә бергә укыганнар, ә Түбән Биш авылында урта мәктәпне тәмамлагач юллары аерыла, әмма танышлык дәвам итә.

Әле, тагын Роберт Мөслих улының, иң мөһим ягы - хезмәт сөючәнлегенә шаккаттым. Булган шәхес бар яктан да булган диләр бит, үзенә тормыш иптәше итеп, бик булган матур мөселман кызы белән дә бездә кавышкалап тордылар. Ир затлары арасында сирәк очрый торган Робертның пөхтәлеге, чисталыкны хөрмәт итүенә дә сокланмыйча мөмкин түгел. Бары тик шундый олы җанлылар гына игелек эшли дә, хөрмәт тә итә беләләр шул!

Гаиләбезгә кайгы килгән көннән алып, шулкадәр олы хезмәт графигы чиксез күп булса да, Александр Сергеевичны соңгы юлга озатуда, тугызы, кырыгы, еллыгын искә алу мәҗлесенә кайтып, туганнарыбызны, дусларыбызны зурлап, якын туганы шикелле изге догаларын Александр рухына ирештерде.

Олы хөрмәтебезнең иң зуры Сезгә - Роберт Мөслихович! Шушы матур, түгәрәк юбилеегездә тазалык- саулык һәм тигезлек, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген тоеп озын-озак яшәвегезне теләп

Клара Мәрдан кызы Филиппова һәм балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев