Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Үрнәк"нең үрнәк егете

Зәй төбәге гомер-гомергә көчле спортсменнары белән горурланып яши. Үзен бөтен дөньяга таныткан чаңгычы Олимпия чемпионы Югары Баграж егете Федор Симашев исеме генә дә ни тора! 70 еллар уртасында Россия күләмендә танылу алган көрәшчеләр Шамил Сәлахов, Раиф Сахабетдинов, Николай Захаров, Максим Васильевларның исемнәре һәр зәйле өчен яхшы таныш. Милли көрәш буенча...

Зәй төбәге гомер-гомергә көчле спортсменнары белән горурланып яши. Үзен бөтен дөньяга таныткан чаңгычы Олимпия чемпионы Югары Баграж егете Федор Симашев исеме генә дә ни тора! 70 еллар уртасында Россия күләмендә танылу алган көрәшчеләр Шамил Сәлахов, Раиф Сахабетдинов, Николай Захаров, Максим Васильевларның исемнәре һәр зәйле өчен яхшы таныш. Милли көрәш буенча бәйгеләрдә генә түгел, тирә-як авыл сабантуйларын, җыеннарын шаулаткан батырлар алар. Атаклы көрәшчеләр арасында карендәшләребез дә җитәрлек. Бүгенге язмабыз көрәш мәйданында үзенең матур эзен калдырган, әле дә ветераннар арасындагы бәйгеләрдә күпләрне күтәреп салучы егетебез - Максим Васильев хакында.

Максим Петрович әле күптән түгел - 23 ноябрьдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без аны әлеге олы бәйрәме белән котлап, алга таба яңа үрләргә, яңа җиңүләргә ирешүен теләп калабыз.

Көрәшчелек аның яраткан шөгыле булса, төп эш урыны - "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе. Ул бу урында җитәкче буларак, инде 11 ел буе хезмәт куя. Бер уйласаң, шәһәр җирендә туып-үскән, КИСИда укып, төзүче белгечлеге буенча югары белем алган ир-егеткә, авыллардан эшче көчләр качып беткән заманда, нигә авыл хуҗалыгы өлкәсенә килергә?! Зәйдә югары белемле төзүчеләр кирәк түгелмени?

Монда да әнә шул - спорттагы бәйге-ярыш, мин моны җиңәргә тиеш, дигән теләк-омтылыш йөртә торгандыр. Авыл хуҗалыгы кебек тынгысыз һәм авыр тармакны җитәкләргә нәкъ менә Максим кебек тәвәккәл егетләр кирәк тә инде. Ул җитәкләгән "Үрнәк" бүлекчәсе механизаторлары еш кына "Кыр батыры" исеменә ия, терлекчеләре район алдынгысы була икән, монда, билгеле, Максим Петровичның яхшы оештыручы булуы күренә. Быелгы "Кыр батыры" - Урта Баграж авылы егете Елизар Кузьмин да "Үрнәк" бүлекчәсендә эшли. "Максим Петрович ул һәр яктан үрнәк кеше. Исеме танылган зат булса да, үзен башкалардан өстен куймый. Кирәкле вакытта кирәкле сүзне әйтеп, кешенең җанын эретә белә", - ди Елизар, җитәкчесенә карата хөрмәтен белдереп.

"Үрнәк" бүлекчәсе - агрофирмада һәр эшне беренчеләрдән булып башкарып чыга, башкаларны "сөйрәргә" дә өлгерә торган хуҗалык. Быел Казанда үткән "Уңыш бәйрәме" чарасында Максим Васильев Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан ТР Президентының Рәхмәт хатын алды. Куйган хезмәтеңне күрәләр, бәялиләр икән, ул алга таба тагын да югарырак үрләр яуларга этәргеч бирүче стимул булып тора. Димәк, әле Максим Васильевның уңышлары турында кабаттан да күп мәртәбәләр ишетергә туры килер.

Инде яңадан көрәшчеләр мәйданына әйләнеп кайтыйк. Максим Петрович 1982, 1989, 1991 елларда РСФСР чемпионатлары җиңүчесе була. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына үткән турнирларда өч мәртәбә батыр кала.

Җыйнап әйтсәк, Максим Васильев - 3 тапкыр Россия чемпионы, 3 тапкыр "Ватаным Татарстан" газетасы призына үткән турнир чемпионы, бер тапкыр Татарстан чемпионы була. Ул - Татарстанның атказанган спорт остасы.

Моның өстенә, Максим Петрович - 9 мәртәбә район Сабантуе батыры исемен яулаган кеше. Беренче тапкыр Түбән Биш авылы мәйданында җиңүче булып калуын әле дә онытмый ул. Ул мәлдә күңеленә килеп тулган хисләрдән күзләре дымланганын, елап җибәрмәс өчен, карашын югарыга - күккә төбәгәнен бүгенгедәй хәтерли. Менә шундый көчле ир-атның күңелендә батырлык та, патриотлык та, шул ук вакытта үтә нечкә хисләр дә урын алган. "Үрнәк" бүлекчәсен әнә шундый тыйнак, зыялы, һәр яктан үрнәк карендәшебез җитәкли.

Максим Петрович, алга таба тормышыгызда матур казанышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев