Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма үзен күрсәтте

13 сентябрь көнне Казан шәһәренең “Траттория” төнге клубында эстрадабызның чибәр һәм чая җырчысы Римма Никитинаның беренче сольный концерты узды

Программа яшьләргә генә түгел, ә олылар өчен дә кызыклы итеп әзерләнгән иде. Концертта тамашачы дүрт төрле Римманы күрде. Ул романтик та, кыю да, нечкә һәм шат күңелле итеп тә күрсәтте үзен.

– Концерт яхшы узды, тамашачыма да ошаган, мин бик канәгать. Гадәттә, беренче концерттан соң, күп кенә артистлар, “минуска китә” – акча эшли алмыйлар. Ә мин алай дип зарлана алмыйм, Аллага шөкер. Шуны искәртәм: бу концерт акча эшләү өчен оештырылмады. Үземне күрсәтер өчен әзерләдем мин аны. Чарадан соң тамашачы “кем ул Римма Никитина?” дигән сорауга җавап табарга тиеш иде һәм тапты да, - дип шатлыгы белән бүлеште җырчы кыз.

Тәүге концертын төнге клубта ясавын Римма үзенең иҗатын күбрәк яшьләр яратуы һәм аларның биисе килүе белән аңлатты. “Траттория”дә утырып та, биеп тә була. Олылар күбесе утырып карасалар, яшьләр рәхәтләнеп күңел ачты, биеде. Аннары монда, башка клублар белән чагыштырганда, зур сәхнә бар, бер клипымны да шунда төшергән идем. Андагы атмосфера миңа бик ошый”- диде Римма.

Концертка Мәскәүдән махсус кунак килүе турында алдан әйтсә дә, аның кем икәнлеген Римма соңгы минутларга кадәр сер итеп саклады. “Честный” псевдонимы белән танылган рэп җырлаучы Тимур Гатиятуллин булып чыкты ул. Җырчылар яхшы аралашалар һәм дуслар икән.

Берәүләр Римманың шуның кадәр кыю, бер нәрсәдән дә курыкмый, оялмый торган булуына соклап караса, икенчеләр бу сәләтләренә аптырый, хәтта битәрли дә.  

– Шушы үҗәтлегем, барыбер булдыра алачакмын, дигән сәләтем мине һәрвакыт алга этәрә. Мин үз-үземә ышанам. Бу үҗәтлек миңа әбидән бирелгәндер, - ди ул. – Супер тавышлы җырчы, дип санамыйм үземне. Бәлки, ноталарның да кайберләрен дөрес алмыймдыр. Минем музыкаль белемем юк бит. Ләкин туксан процент җырларым үземнеке, барысы да күңелемнән чыккан. Аларның һәрберсе дә үз вакытында язылган, тормышымда булган ниндидер вакыйгага бәйләнгән. Бик матур тавышлы җырчылар бар, ләкин кыюлыклары булмаганга күрә, алар сәхнәгә чыга алмый. Гомумән, үз-үзеңә ышанмасаң, кыю булмасаң, эстрадада сиңа урын юк, дип уйлыйм.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Шулай шул, исемне эшләп ясыйлар. Уңышлар сиңа, Римма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев