Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Камчатканы яулаган

Күптән түгел газетабызның бер санында яшь җырчы Римма Никитина безгә зур интервью биргән иде. Анда ул Татарстан буенча сольный концертлар бирергә җыенуы турында сөйләгән иде. Кечкенә генә булса да, төш кенә икән үзе - өлгермәгән җире юк. "Туганайлар", ни хәлләрегез бар? Яз бәйрәмнәре белән котлыйм сезне. Камчатка якларыннан кайнар сәлам",...

Күптән түгел газетабызның бер санында яшь җырчы Римма Никитина безгә зур интервью биргән иде. Анда ул Татарстан буенча сольный концертлар бирергә җыенуы турында сөйләгән иде. Кечкенә генә булса да, төш кенә икән үзе - өлгермәгән җире юк. "Туганайлар", ни хәлләрегез бар? Яз бәйрәмнәре белән котлыйм сезне. Камчатка якларыннан кайнар сәлам", - дип, Римма апрель ахырында редакциягә шалтыратты.

Инде бер ай җырчы кыз Ерак Көнчыгышта концертлар куя икән. 6 апрельдә сәфәргә кузгалган булган. Красноярск якларыннан тотынып, Иркутск, Чита, Якутия, Хабаровск, Владивосток, Находка, Петропавловск-Камчатскийга хәтле барып җиткән. Казанга 3 май көнне генә кайтып җитте ул. Һәрбер концертта Римма Россия халкын керәшен һәм татар җырлары белән сөендергән.

- Бик яхшы каршы алдылар. Заллар шыгрым тулы иде. Ул якларда халык татар моңына сусаган икән. Бездәгеләр хәзер ул моңның тәмен белми инде. Алып барган 250 ләп диск һәм фоторәсемем төшкән календарьларны да сатып алып бетерделәр. Үзебезнең "Түгәрәк уен", "Сары сандугач" керәшен җыруларын аеруча яраттылар. "Җиде толым"ны а-капеллага башкардым. Җырлы-биюле тамаша күрсәттем. Үземне "мин керәшен кызы" дип танытканда, залдан "Молодец! Мин дә керәшен бит!" дигән сүзләрне ишетү, аерата сөенечле булды. Күп икән без, еракларга да таралганбыз икән.., - дип сөйләде Римма.

Концерттан бушаган вакытларында Россиянең матур табигатьле шәһәрләренә сәяхәт кылган. Таулар арасында утырган Владивостокка, Камчаткадагы пыскып ятучы вулканнарга, дәртле, кайнар гейзерларга карап сокланган. Хәтта шуларда коенып, тәненә сихәт тә алган. Тын океанны да күргән. Туристлар яратып өлгергән Русский утравындагы "Ворошилов батареясы" музеенда булган. 80 ел элек Россия инженерлары булдырган җирнең өске һәм аскы катында тимердән салынган, катлаулы механизмлы, исең китәрлек хәрби куәтле уникаль корылма икән ул. Беренче май көнне Камчаткада, моңа хәтле күрмәгән, зур демонстрациядә дә катнашкан.

Сәфәрдән канәгать калып, алга таба эшләргә илһамланып кына түгел, азмы-күпме акча да эшләп кайткан Римма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев