Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөри авылы Питрауга әзерләнә (фоторепортаж)

Тиздән җиләкле-чәчәкле Питрау!.. Бәйрәмнең иң зурысы, иң көтеп алганы Мамадыш районының Җөри авылында Тырлау аланында гөрли. Быел ул 14 июль көнне унсигезенче тапкыр узачак.

Без - кунаклар киләбез дә, бәйрәм итәбез дә, кайтып китәбез... Ә менә зур булмаган Җөри авылы Республика күләмендә узучы "Питрау" керәшен мәдәнияте фестиваленә ничек әзерләнә икән? Берничә дистә мең кунакны каршылау авыл халкы җилкәсенә нинди авырлыклары белән төшә? Шатлыклары бармы? Әлеге сорауларга җавап эзләп, 27 июнь көнне Җөри авылында командировкада булып кайттык. Мәдәният хезмәткәрләре Римма Игнатьева белән Елизавета Новикова безне Җөри белән таныштырды.

Авылның кунакчыл икәне әллә кайдан күренә - төзек йортлар, каралты-куралар, чип-чиста урамнар, пөхтә бакчалар. Кемне генә очратсаң да, кояшлы көндәй балкып каршы ала, озатып кала. Мәктәп, медпункт, клуб гөрләп эшләп ята. Без барган көнне, Түбән очта су бетеп китү сәбәпле, алдан урнаштырылган яңа башняның эшен бетереп ятулары иде.

Авылда Питрауга ике ай алдан әзерләнә башлыйлар икән. Йорт җирләрен карыйлар, төзекләндерәләр, агарталар. Мәш килеп өй юулар, тәрәзә челтәрләре, тәре бистәрләре алмаштырулар - барысы да яраткан бәйрәмне, кунакларны каршылау өчен башкарыла икән.

Мәктәптә 37 ел инде повар булып эшләүче Тамара Тимофеева ел саен кунакларны коймаклар пешереп сыйлаулары, аннан соң, бәйрәмдә рәхәтләнеп уйнап ял итүе, судья булып та эшләве турында сөйләде. Питрау үткәч тә, аланга төшеп, шашлык калдыкларын, ипи кисәкләрен җыеп, малларга ашаталар икән. Икмәкнең никадәр кадерле икәнен авыл халкы бик яхшы аңлый шул...

Бәйрәм уздыруда мәктәпнең дә өлеше зур икән. "Су буйларын чистарту, юл кырларын чабу, әллә ничә чакрым ераклыктан, һәммәсен бәйрәмгә чакырып, тау башыннан күренеп торган "Питрау" дип язуны да мәктәп башкара" ,- диде директор Илсур Батыров. Әлек Тырлау аланында Пионер сабантуен уздырганнар икән. Мәктәп турында сөйләгәндә, тирә-якта андый уку йортлары булмау турында да әйтеп узарга кирәк. Узган ел гына эчтән дә, тыштан да зур ремонт ясаганнар.

Урамда очраган Мария түти Бадишева белән Анастасия түти Тимофеева Питрауны һәр елны көтеп алулары турында әйттеләр. "Бик күңелле уза бит",- диештеләр. - "Маллар өчен дә, өебез өчен дә курыкмыйбыз, инде әби булсак та ел да аланга төшәбез. Балалар кайта - өйләр гөрләп тора".

Клуб хезмәткәрләре дә инде май аеннан ук мәйданда икән. Чүп-чарлардан арындыралар, печәннәрен чабалар икән. Бәйрәмнән соң, Тырлау аланыннан чүп тә җыярга чыгалар. Галәмәт күп була чүп, дип борчылалар да. Болардан тыш, бәйрәм кунакларын каршылау, сәхнәдә җырлау-биюләрнең дә чуты юк.

Тырлау аланын ел буена каравылчы саклый. Теләсә кемне, теләсә нишләп йөрергә аланга кертмиләр. Шулай да, яшьләр туйлардан соң, авыл советыннан сорап, ял итә икән анда.

"Нинди эш кушсалар, барын да эшлибез, каршы килмибез",- ди авылның ялгыз әбиләрен тәрбияләүче Елизавета Афанасьева. - Үзебезнең йорт-җирләрне дә, бакчаларны да, әбиләрнекен дә яңартабыз. Моңа өстәп, көн саен диярлек, мәйданга чабабыз."

Авылның үрнәк гаиләсе, 55 ел бергә гомер кичергән Зоя һәм Михаил Яковлевларның чәчәкле өйләрендә булып, аларга карап хозурланып, куанып чыктык.

Менә шулай матур итеп бәйрәмгә әзерләнә Җөри. "Аллага шөкер, авылга ярдәм итеп торалар - юлыбыз да бар, булган бар нәрсәбез төзек"-, диләр.

Авыл халкы зарланмаса да, Республика буенча гына түгел, хәтта, Россиянең төрле төбәкләреннән кайткан кунакларны каршылау ай-һай җиңелләрдән түгел. Шуның өчен карендәшләр, бәйрәм хуҗаларын хөрмәт итеп, Питрауларны тыныч, матур һәм чиста итеп уздырыйк.

 

Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз.

Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев