Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәхмәт сезгә, карендәшләрем

"Арулармысез, "Туганайлар",- дип башлаган хатын Түбән Новгород өлкәсенең, Дзержинск шәһәреннән 90 яшен әле яңа билгеләп үткән Тихон бабай.

- Мин, Тихон Павлович Кулаков, Удмуртиянең Грахов районының Тыловой авылында 1927 елның 12 августында дөньяга килгәнмен. Әтиебез 1936 елда үлеп китте. Әнине колхозга керергә кыстый башладылар. Колхозга кермәгәч, бар терлекләребезне куып алып киттеләр. Терлекләр торган сарайларны да җимереп сүтеп алдылар. Без дүрт бала, әней - ач калдык. Әниебез бу хәлләргә чыдамыйча яз аенда читкә - Дзержинск каласына чыгып китте. Җәй көне әтинең туганы Питруш дәдәй пароход белән безне дә әней янына озатып куйды. Баракта бер койкалык кына 4 квадрат метрлы бүлмәдә яши башладык. Бик авыр булды инде, сөйләшергә рус телен дә белмибез. Ашарыбызга да арыш ипиеннән башка әйбер булмады.

1941 елны сугыш башланды. Шкулны ташлап 12 яшемдә һөнәр училищесына укырга кердем. Аны бетергәч безне заводка чакырдылар. Бер цехта дежурный слесарь булып эшли башладым. Кичке шкулны бетереп техникумга укырга кердем. Техникумны тәмамлагач, шул ук цехка мастер итеп куйдылар. Азрак эшләгәч участок начальнигы итеп билгеләделәр, аннан цех җитәкчесенең замы булдым. Шулай итеп, бу заводта 54 ел эшләгәч, пенсиягә чыктым. Пенсиягә чыккач та эшләдем. Эштән киткәндә 70 яшь иде үземә.

Авылда өй сатып алдык, кәҗәләр тотабыз. Кәҗәләремне көтеп йөргәндә керәшен җырларын җырлыйм, җырлыйм да җылыйм. Туган җирләрне, керәшеннәрне бик сагынам. Менделеевскида, Чаллыда туганнарым җәши. Питрау бәйрәмнәренә күп тапкырлар кайтканым булды. Бер кайтуымда Чаллыда чыгучы "Туганайлар" газетасы белән таныштым. 2010 елдан бирле инде менә газетаны яздырып укып барам. Көтеп алам, сөенеп укыйм, җылап та алам. Газета аша бик күп әйбәт кешеләрне белдем. Керәшеннең үз газетасы барлыгын белгәнче халкым өчен бик борчылып җөри идем. Хәзер инде күңелем тыныч, бетмибез, болай булгач, Аллага шөкер, дип куанам. Редакторга, газетада эшләүче барча хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт. Керәшеннәр дип җанып җөрүчеләргә, оешма җитәкчеләренә, галимнәргә бик зур рәхмәт. Керәшеннәрнең энҗе бөртегедәй җыруларын чит җирләрдә дә танытучы "Бәрмәнчек" ансамбленә, җырчы-артистларга да чиксез рәхмәт".

Р.S. Тихон Павлович, Сезгә үзегезгә дә, күп еллар безне яратып укуыгыз өчен, безгә юллаган хатыгыз өчен бик зур рәхмәт. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхетле картлык телибез. Туган җирләрдән аерылсагыз да, халкыбыздан аерылмагансыз. Туганлык җепләрен өзмичә озын-озак яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев