Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикакүләм кросста Албай егете беренчелекне яулаган

7 октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең "Алмаш" укыту-тренировка базасы аланында "Нефтехимик" спорт комплексы призларына чаңгычы-узышчылар кроссы буенча республика ярышлары узды

Чарага Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы, Чирмешән, Әгерҗе, Сарман, Мамадыш, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән 10 яшьтән 50 яшькә кадәр 140ка якын спортчы җыелды.
Бәйгедә Мамадыш районы Албай авылы егете Виталий Кирушин да катнашты. Ул 2001- 2002 нче елгы егетләр арасында, 5 километр арада беренчелекне яулаган.
Хәзерге вакытта Виталий Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала. Виталий кечкенәдән спортка бирелгән егет. Кышын чаңгы, җәен йөгерү ярышларында катнаша, роликлы чаңгыларда да йөри икән.
Спорт сөючән егетне җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев