Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика халкы гыйнварда 8 көн рәттән ял итәчәк

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, 2018 елның гыйнварындагы ял көннәре турында мәгълүмат җиткерә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре - 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә, шимбә-якшәмбегә, туры килә. Шулай итеп, 6 гыйнвар ялы - 9 мартка, 7 гыйнварныкы - 2 майга күчерелә.

Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнварда ял итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев