Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Регина Дмитриева - эх, чибәр кыз икән

"Эх, чибәр кыз икән" конкурсы катнашучысы. Бәйгегә 7 март көнне йомгак ясалды

Регина Дмитриева – Сарман районы Ләке авылы кызы. Кылдан нечкә күңел, тимердәй нык рух, елгыр аттай дәрт-дәрман иясе ул. Ләкедә үскән шагыйрә Клара Булатова, әйтерсең лә, керәшен кызларына гына хас булган бар чаялык-булганлыкны, нәкъ менә Регинага карап иҗат иткән.
Кулыннан килмәгән бер эше юк, барысын да булдыра. Әти-әнисенең уллары булмагач, эшне бүлешеп тору юк: әтисенең Нивасына утырып чыгып китеп, җәйге челләдә печән дә чаба, кайтып мунча яга, ул арада инде бәлеш тә өлгертә. Аның өстенә матур күлмәкләр бәйли, картиналар чигә, туган көн саен якыннарына һәм хезмәттәшләренә үз куллары белән открыткалар ясап бүләк итә. Регина шигырьләр ярата. Ел саен үзе эшләгән «Татнефть» акционерлык җәмгыятендә оештырылган төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап килә. Ә иң мөһиме, Регина яшәүне ярата, әти-әнисен хөрмәт итә һәм керәшен халкының асыл бер кызы булуы белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну надо же. Буду за неё голосовать☝️