Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Редакциябездә кунакта — “керәшен шагыйрәсе” Клара Булатова (Фото)

Бүген редакциябездә кунакта шагыйрә, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова булып китте. Хәл-әхвәлләр белән уртаклашып, газетабыз битләрендә басар өчен, берничә иҗат җимешен - шигырьләрен дә калдырды.

Клара Гарифовна редакция журналистларын 20 апрель көнне Сарман районының Ләке авылы клубында 12 сәгатьтә булачак иҗат кичәсенә, очрашуга да чакырды.

Клара Булатова

***

"Оныт инде шул Ләкене!" - диләр,

Шулмы булды дуслар әйтер сүз?!

Минсез дә ул Ләке - Ләке инде.

Мин кем булыр идем Ләкесез?

Бәлки ачтан үлгән булыр идем

Кырык алтынчының җәендә

Керәшеннәр ачтан алып калган

Гомерем дәвам итә әле дә.

Сәлим Мәкчемнәре дурычмагы

(Тышы алабута оныннан)

Җапай Аудыеның шишарасы

Киндер мае кушып куелган -

Шул азыклар мине саклап калды

Такыр басуларда, кырларда

Күрше кызлар белән ачы какы,

Кәҗә сакаллары җыйганда.

Алар бар да минем хәтермдә

Ике байлык миндә бүген бар!

Берсе - хәтер, икенчесе - китап.

Канатларым шулар булдылар.

"Шагыйрь" дигән олы сүзне миңа

Ләкедә бит башлап әйттеләр.

Шуңадырла минем иҗатымда

Гомер буе яши Ләкеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев