Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин Россиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертте

Федераль канун нигезендә, СССР, РСФСР һәм Татарстан Республикасы Хезмәт кодексының кайбер хокукый актларын берләштерү күздә тотыла.

Россиядә тулы булмаган эш вакытын гамәлгә кую тәртибе, шул исәптән хезмәткәргә ял итү өчен тәнәфес күләме дә билгеләнде. "РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы федераль канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Билгеләп үтелгәнчә, федераль канун нигезендә, СССР, РСФСР һәм Татарстан Республикасы Хезмәт кодексының кайбер хокукый актларын инкорпорацияләү - берләштерү күздә тотыла.

Шулай ук яңа канунда тулы булмаган яки нормага салынмаган эш көне шартларында хезмәт куючылар өчен дә кагыйдәләр каралган. Хәзер нормага салынмаган эш көне, тулы булмаган эш атнасы булып, әмма тулы эш сменасы сакланган хәлдә билгеләнә ала.

Канун нигезендә нормадан тыш һәм ял, эшләми торган бәйрәм көннәрендә башкарылган эшне хисаплау тәртибе каралган. Бу вакытта хезмәт хакы арттырылып түләнергә тиеш.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев