Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Профессор Татьяна Дунаевага Татарстан Республикасының дәүләт бүләге тапшырылды

Шушы көннәрдә Республика керәшен оешмасы идарәсе члены, керәшен хәрәкәте ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Дунаевага Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды.

Татьяна Григорьевна бар гомерен мәдәниятне үстерергә багышлаган шәхес. Татарстан Республикасының Китап палатасы директоры, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, кафедра мөдире, деканы, соңрак – проректоры.
Татьяна Дунаева Республика керәшен җәмәгатьчелеге оештырган фәнни конференцияләрнең идея авторы, “Кряшеноведение” дип исемләнгән библиографик хезмәтнең төзүчесе (2008 ел), Казан дәүләт мәдәният институтының мактаулы профессоры, “Туганайлар” газетасында басылып килүче эчтәлекле фәнни мәкаләләр авторы.
Керәшен яшьләренә этник тәрбия бирүгә үзеннән зур өлеш кертүче ветераныбыз. Рухи культурабызны саклау, кайтару өстендә эшләүче галимәбез, Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы чиркәвенең атнакөн мәктәбендә агарту дәресләре алып баручы укытучыбыз.
Зур дәүләт бүләге алуыгыз белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев