Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пәриләр (шигырь)

Балачакта курка идем Мунчадагы пәриләрдән. Әллә нинди хикмәтләрен Ишеткән бар әбиләрдән.

Күрше Бәчүк картны пәри

Ни өчендер күралмаган.

Ялгыз башы Бәчүк бабай

Мунчага да кералмаган.

Шулай да ул, батыраеп,

Кереп киткән, ди, мунчага.

Аптыраган, юкка чыккач

Юынганда мунчала.

Юкка чыккан сабыны да,

Хәтта юк, ди, салкын суы.

Бабай белгән, бу эшләрне

Кылучы тик пәри улы.

Мунча эче караңгы, ди,

Бишле лампа сүрән яна.

Ул болай да начар күрә,

Тулган ласа, туксан аңа.

Ярым караңгы мунчада

Шикләндерә ләүкә асты.

Лампасыннан төшкән шәүлә

Тагы да шүрләтә, ахры.

Пәри пәрилеген иткән,

Гел этлек эшләп тора ул.

Картның чабаталарын да

Бер бауга бәйләп куйган ул.

Төенле, ди, күлмәк-ыштан,

Һич тә чишә торган түгел.

Бу хәлләрне күрүгә үк,

Беткән, ди, бабайда түзем.

Куркып калмаган, пәрине

Әллә ниләр әйтеп сүккән.

Ташларына кайнар суны

Әллә ничә чүмеч сипкән.

Чыелдаша, ди, пәриләр,

Пешкәннәр, ди, кайнар парда.

Тизрәк чыгып сыпыртканнар

Тишекләрдән алар бар да.

Бәчүк бабай маҗарасын

Сөйли иде әби көлеп.

Курка идем пәриләрдән,

Хәзер генә кызык кебек…

Зинаида Захарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев